erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Миңа сәламәтлегем кадерлерәк. Гомер буе шулай башымны ашармы ул хатын?...»

Моннан 15 еллап элек танышу сайтларында, чатларда утыру “мода”да иде. Кызык өчен үзем дә башка исем астында бер чатта теркәлдем. Шундук егетләр яза башлады. Шактый “дуслар” таптым, кич җиткәнен сагынып көтә идем. Мәш килеп аралаша идек.

Риф исемле бер егет белән аралашуыбыз дустанә мөнәсәбәтләрдән ары узды, үзен күрмәсәм дә, аның язу рәвешенә гашыйк булдым. Ул да нәкъ шулай, мине бик якын итте. Риф - Адыгея Республикасыннан, һәрвакыт мине үзенә кунакка чакырды. Шул аралашу чорында ниләр генә кыланмадык инде, хәтта телефон аша мәхәббәт белән дә шөгыльләндек. Ахыр чиктә үпкәләшеп элемтәне югалттык.

Күптән түгел дус кызым елап шалтырата. Ниндидер танышу сайтында бер ир-ат белән танышкан. Болар өч тапкыр күрешкән дә, теге ир кызы белән Кырымга китеп барган. Үзе аерылган. “Башта бик матур гына аралаштык, күрешкәндә кочаклашып үбештек. Ул Кырымга ялга киткәч, мине онытты, язмый, шалтыратмый. Смсларым белән үзәгенә үттем бугай, мине блокка тыгып куйды. Аңлыйм, үзем гаепле. Әгәр дуслашсак, башка үземне алай тотмаячакмын. Мин бит аңа гашыйк булдым. Нишләргә миңа?” - дип акырып елый.

Дустыма ярдәм итмичә булмый бит инде. Аның болай өзгәләнүе күңелгә тиде. Үзем дә кайчандыр шулайрак кыланган идем, баштан кичкән хәлләр. Теге егетнең номерын сорап алдым да, су буе смс язып җибәрдем. Янәсе, дустым бик борчыла, үз гаебен таный. Җавап бирмәс дигән идем, икенче көнне шалтыратты. Сөйләшүеннән күренеп тора: үз бәясен белә торган кеше. “Әгәр ул үзен артык эмоциональ тотмаса, бәлки без бергә дә була алыр идек. Әмма миңа сәламәтлегем кадерлерәк. Гомер буе шулай башымны ашаса? Ялдан кайткач шалтыратырмын мин аңа”, – диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу сүзләрен дустыма җиткергән идем, тагын дулый башлады, дөньяда булган-булмаган сүзләр белән сүкте тегене. “Аныңча яши алмаячакмын мин, башканы эзләсен, үпкәләдем мин аңа”, - ди. Менә шундый хикмәтләр. Мин инде интернет аша танышулар, акылдан шашулар үткәндә калгандыр дигән идем, бар икән әле ул...

Ләйлә, Казан

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев