erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Оныт мине. Мин тиздән әти булачакмын»

Бу хәл күптән, 10 ел элек булгандыр. Мин очраклы рәвештә үземнең яхшы дустым белән очраша башладым.

 

«Оныт мине. Мин тиздән әти булачакмын»

Бервакыт авыр вакытымда миңа ярдәм иткән иде. Шуннан очрашулар, смс хәбәрләр, телефоннан сөйләшүләр һәм төнлә күрешүләр башланды.

Ул һәрвакыт кирәкле сүзләр табып юата белә, гомумән, безнең уртак кызыксынуларыбыз күп иде. Ләкин беркайда да мөнәсәбәтләребезне чит кешегә күрсәтмәдек. Безнең очрашуларыбыз турында хәтта әти-әниләребез дә белмәде, ул кичен төн кунарга да калмый иде. Кайчак шалтыратуларга җавап бирмәскә яки сөйләшү вакытында кинәт кенә: «Ой, миңа кемдер шалтырата, соңрак сөйләшербез", дип шап итеп телефонны өзеп куя. Ә мин нәрсәгәдер өметләнгәнмендер, күрәсең. Гаилә кору, балалар турында ялгыш кына сүз ычкындырсам да кабынып китә. Янәсе, башка тема беткән. 
Сөяркәм бермәлне өч атнага югалып торды. Шалтырату да, смс та юк. Үзем дә горур, башлап үзем язмадым, шалтыратмадым. Эштән соң өйгә кайтырга чыккан идем, шалтырата бу. Янәсе, әйдә, очрашыйк. Мин канатланып аның янына очтым. Ләззәтле төн үткәрдек, аннан сөяркәм никтер ашыга-ашыга киенде дә, өйгә кайтырга кирәк, дип чыгып китте. Гаҗәпләнүдән күзләремне шакмакландырып, ни уйларга белми утырып калдым. Тагын бер атнага югалды бу. Ә аннан янә кыска гына смс килеп төште. "Сагындым, күрәсем килә". Янә шул ук очрашулар. Әмма мине бер хәбәр аяктан екты. Сөяркәм миңа:
— Озакламый мин әти булачакмын, - диде. Ул сөйләде, ә минем гарьлегемнән эчем кайнады. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миннән кала ул тагын ике кыз белән очрашып йөргән, һәм аларның берсе корсакка узган. Шуннан соң мин аның шалтыратуларына җавап бирмәс булдым. Шул хәлдән соң ир-атларга ышанычым бетте. Соңрак уртак танышларымнан, сөяркәмнең көмәнле кызын ташлавын белдем. Баласын күрергә дә килмәгән. Ә мин бер хезмәттәшем белән очраша башладым. Туйга әзерләнәбез. 

Гүзәлия, Казан.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/min-tizdan-ati-bulacakmyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре