erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Рөстәм Закиров: «Әнинең яратып үстергән яраннары бар иде. Әле дә өй түрендә алар…»

Җырчыны иң куандырган нәрсә – алкышлар. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров быел иҗатының 30 еллыгын каршылый. «Беркайчан да акча эшләүне беренче урынга куймадым», – ди ул. 84 яшенә кадәр мал асраган әнисе, кәеф күтәрә торган сәбәпләр, акчага корылган эстрада һәм улына биргән киңәшләре – безнең әңгәмә әнә шулар турында. (Ватаным Татарстан, Лилия Гыймазова )

 «Әнинең яраннары – әле дә өй түрендә»

– Рөстәм абый, бәхетле кеше сез – 56 яшькә кадәр әни җылысын тоеп яшәгәнсез. Урыны җәннәттә булсын… Разыя апа нинди кеше иде?

– Безнең әни эшкә батыр, физик яктан көчле, җор телле кеше иде. 84 яшенә кадәр икешәр үгез, тана асрады. Әле мин мәҗбүриләмәсәм, аларын да бетерәсе түгел иде. Әтинең әнигә гел сүгенүенең сәбәбен әти мәрхүм булгач кына аңладым (көлә).  Баш бирә торган хатын булмаган ул! Кер юу машинасы да алдыртмады бит әни: агартмый, дип, элеккесе белән юды. Караңгы төнгә кадәр мәктәптә булса да (гомере буе җыештыручы булып эшләде ул), өйдәге дүрт ир-атны карарга өлгерде. Анда һәрвакыт акча була торган иде. Кулына керсә, тота белде, кирәкмәгәнне алмады – булганын кадерләде. Безне дә шуңа өйрәтте. Әни итәгендә иркәләнеп утырганны хәтерләмим. Кочаклап, сөеп утырырга вакыты да булмагандыр инде. Шөкер, иртә саен шалтыратып, хәлен белеп тордым. Бер көн шалтыратмасам яки бер атна кайтмый торсам, күршеләрне аякка бастырып эзләтә иде.

2019 елдан бирле әнине абыем белән киленебез үзләрендә – Мәтәскәдә тәрбияләп торды. Хәле авыраеп, хәтере китә башлаган иде. Аларга бик рәхмәтле без. Киленебез – Лилия Әхәтовна эшен ташлап, әнине бик яхшылап карады. Аллаһы Тәгалә гомерен дә кызганмады – 92сен тутырып китте. Әнинең яратып үстергән яраннары бар иде. Әле дә өй түрендә алар. Сулар сибеп, туфрагын алыштырып торабыз. Истәлек…

– Сез кемгә күбрәк охшаган?

– Тән төзелеше, йөз-кыяфәт ягыннан әнигә тартымрак. Гаделлек буенча – әтигә. Әти бик гадел кеше иде безнең. Ә болай, әни ягы да, әти ягы да бар.

– Хәзер авылга еш кайтасызмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе. Авылны яратам мин. Газны өзмәдек, бакчасын ташламадык. Җәйләрен гел шунда инде.

– Телефоннан сөйләшкәндә, «Быел бәрәңге уңышы яхшы – кәефләр шәп», – дидегез. Сезнең кәефне тагын ниләр күтәрә ала?

– Җырчыны иң шатландырган нәрсә – алкышлар. Иҗат итә башлаганнан бирле акчасына кызыкмадым, тамашачының мәхәббәте, хөрмәте хакына тырыштым. Аннан соң, дусларым арасында яхшы, гадел кешеләр булу шатландыра мине. 2008 елдан бирле «Toyota Corolla» машинасында йөрим. Пробегы 500 меңнән артып китте инде. Ләкин ничә елдан бирле яңа машина алып булмаганга көенмим мин, бүгенгәчә аның йөреп торуына сөенәм. Гаиләмнең уңышлары өчен сөенәм, таза-сау булганыбызга шатланам.

«Сандугач ротациядә булмаса да, аны тыңлыйсы килә»

– Соңгы берничә елда сәхнәгә сагындырып кына чыгасыз.

– Төрле чаклар була инде, сеңлем. Кайвакыт махсус югалып торам. Уйланып, бераз төшенкелеккә бирелгән вакытлар булгандыр.

Тулысынча Ватаным Татарстаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев