erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Упкынга төшкәндә

Эчте инде Айрат, эчте... Хатынының: «Алкаш!» – дип, ярсып кычкыруына каршы дәшеп торса да, чамадан тыш эчүгә сабышуын үзе дә аңлый. Әмма да шул «алкаш» сүзен үзенә таманлыйсы килми иде.

Әнә, тирес чыгаручы «вещный» буйдак Рәсим ул – алкаш. Ул инде эшкә килгәндә үк эчеп килә. Аннан гел чип-чи аракы исе килә. Кызыктырып... Кесәсендә дә бер «чити» йөри һәрчак. Бер ферманың эшен бетереп икенчесенә күчкәнче ике арада шуны чөмереп ала да, уч төбенә төкереп, кулын-кулга ышкып яңадан эшкә тотына. Рәсимнең ашаганын күргәне дә юк бугай Айратның. Аның каравы, гел эчеп йөргәнен көн саен күреп тора. Эшләп тапкан бөтен хезмәт хакын, фермадан «аякландырган» тимер-томыр, бер-ике капчык фуражын сатып кергән акчасын аракыга тота Рәсим. Авылдагы берәр хуҗалыкка тегене-моны эшләргә булышса да бер шешә аракыга риза булып эшли. Үз акчасы беткәч әнисеннән талап алырга да тартынып тормый. Менә Рәсим – алкашның алкашы. 

Ә Айрат алкаш түгел әле! Көнен аракыдан башлап, аракы белән бетерми бит. Була инде онытылып эчкәне, берничә көнгә сузылганы. Аннары атна буе кеше була алмаган чаклары, урыныннан тора алмый саташып ятканнары. Авылдагы фельдшер Миләүшәне чакырткан төннәр дә юк түгел. Эшен ташлап Айратны айнытырга, үлемнән саклап калырга дип килгән фельдшер сукраныпмы-сукрана инде иргә. 

– Һай, Миләүшә, оятымнан җир тишекләренә кереп китәр идем, күрәләтә җан биргәнен карап утырып булмый бит, – дип аклана Айратның хатыны авылдашы алдында.
Хатынын кызганып, вөҗдан газабында янып яткан Айрат күзен дә ачып карарлык хәлдә булмый барыбер. Ник бөтен дөньяның өсте аска килми шунда. Онытырлар әле, шушысыннан исән калса, бүтән бу кадәр үк эчмәс тә әле...

Ләкин бу өметләр берсе дә акланмый. 17 ел эчә инде Айрат. Өйләнешеп яшәүләренә ничә ел булса, шулкадәр эчә дә... Барысы да «бер тапкыр гына» дип башланды. Айрат белән Рәмзия өйләнешкән елны колхозга өр-яңа комбайн алып кайттылар. Кемгә бирерләр инде моны дип, комбайн кайтканчы бер атна баш ватты механизаторлар, кайткач бер атна көттеләр. Иртәнге нәрәт вакытында персидәтел: «Яңа комбайнны Айратка бирәбез», – дигәч, барысы да аһ иттеләр. Җитәкченең яшь гаиләне, эшче кадрларны авылда калдыру теләге өстен булып чыкты, иң алдынгы, тәҗрибәле механизаторлардан узып, ачкычны Айратка тотттырды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул кичне үк яшь гаиләдә якын киләчәккә планнар төзелде, авылда калу расланды. Ике көннән комбайннар рәткә тезелеп арыш басуына кереп киттеләр. Айратның өр-яңа комбайны җитәкләде бу парадны. Яңа – яңа шул инде. Күптән пенсионер яшендә булган комбайннарны артта калдырып алга китте Айрат, аралар ерагайды. Эшне төнгә таба гына тәмамладылар, беренче эш көненә нәтиҗәләр басуда ук ясалды. Айратның беренче урында баруын аңлар өчен ак сакаллы карт булу кирәкми, аның кәефе шәп иде. Фарук абыйлар да салпы якка салам кыстырып, мактап алдылар.

–  Ну малай, үзе бара инде бу. Сиңа тузан да кунмаган түгелме соң? Бункерда утырдыңмы әллә?
–  Күрмәдеңмени, кырынаеп йоклап кына барды бит Айрат, комбайн үзе эшләде, – дип көлде Расих абзый.
–  Рәхәтен күрдең инде бу машинаның, әйдә, юдырасыңмы? – дип, калган комбайнчылар да хуплап алдылар. 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/upkynga-tshknd-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре