Үз кызыңны шулай яратмыйча яшәп буламы икән ул?
Тормышка чыктым, балалар үстердем. Ирем вафат булгач, әни йортына кайттым. Аның холкына түзә алмыйча, балаларымны алып икенчегә кияүгә чыктым. Әни беренче иремне дә, икенчесен дә яратмадым.
Мине дөрес ирләр сайлый алмавыма гаепләде. Никадәр ярдәм итсәм дә, ярап булмады әнигә. Әз генә булышу түгел, аның бераз гына ярдәменә дә өмет итә алмадым. Балаларымны да сөймәде. Үз кызыңны шулай яратмыйча яшәп буламы икән ул?
Мин үзем дә әни кеше, балаларым өчен үлеп торам. Әмма үз әниемнең мәхәббәтенә генә лаек була алмадым. Әнинең мин бердәнбер баласы, әмма аның миндә эше юк. Сезнең шундый хәлләр турында ишеткәнегез бар идеме. Үзем белән мондый хәлләр булмаса, мәңге ышанмас идем.
Кадрия, Арча районы
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/uz-kyzynny-sulai-iaratmyica-iasap-bulamy-ikan-ul
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев