erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Хыянәтен кичермәдем, бәгырем каткан иде»

Казандагы предприятиеләрнең берсендә үземә кирәкле кешене көтеп утырам. Коридор буйлап нык адымнар атлап килүче, җитәкче кыяфәтле ханымның кулларында сулы чиләкләр күреп, сүз каттым (»Шәһри Казан », Дамир Бәдриев).

 

«Хыянәтен кичермәдем, бәгырем каткан иде»

- Шимбә өмәсеме әллә?
- Юк. Мин монда җыештыручы.
- Хезмәт хаклары алай бик мактанырлык түгелдер...

Очраклы әңгәмәдәшем сынаулы караш ташлады да, юлын дәвам итте. Хезмәт хакы турында сүз ычкындырып үпкәләттем ахырысы, дип уйлап артыннан карап калдым. Ләкин хәлләр мин көтмәгәнчә булды. Ханым чиләкләрен техник бүлмәгә куйды да,     янәшәмә килеп утырды.

- Пенсиядә мин. Аллага шөкер дип торырлык тормышым. Өч улым, өч киленем, өч бүлмәле фатирым, өч оныгым бар. Акчам җитәрлек.
Хәрбиләрчә чартлатып кайтарылган бу җавап минем сыртка “ләнтәйкә” таягы белән өч мәртәбә кундырган төсле тоелды, мәгәр. Икебез дә ашыкмаганлыктан, сөйләшеп-танышып киттек. 

- Балтач районында “әни” сүзе урынына нәнә дип сөйләшү гадәте бар, - дип хатирәләр төенчеген бушатырга кереште Нәфисә, - безнең нәнә: “Бер кешенең дә кесәсе буш булмый”, - дип әйтеп куя торган иде. Кечкенә чагымда әлеге җөмләнең мәгънәсен аңламаганмын. Күлмәгемнең ике кесәсен дә әйләндереп, менә минем кесәләрем буш, дип күрсәткәнем хәтердә. Тормыш “кесәсе” яши-яши тула икән ул... Без биш бала үстек, әти - Ватан сугышы инвалиды, кырыс холыклы иде. Әни аның җаеннан гына торды. Сигез сыйныфны тәмамлагач, Казанга китеп эшкә урнаштым. Кәрим исемле егет белән таныштым, унсигез яшем дә тулмастан аңа кияүгә чыктым. Гаиләбезнең бәхетен ишәйтеп, өч улыбыз туды. Ул вакытка инде ике сеңлем дә безнең заводка эшкә урнашты. Кәрим бик белемле иде, заводның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелде.
Бер көнне сеңлем кыяр-кыймас кына сүз башлады.

- Җизни заводтагы Исламия исемле кыз белән йөри бит, бөтен завод шуларны сөйли, ә син, апа җаным, берни белмисең.
Кәримне ярата идем, тулысынча ышана идем. “Ул- җитәкче, эш буенча йөриләрдер”, - дип, сеңлемне дә, үземне дә юаттым. Тик балалар да тегеләрне урамда очратып, кайтып әйтә башладылар.  Иремнең хыянәтен үз күзләрем белән күргәч, аерылышырга гариза яздым.
- Бет, өч бала белән кая бара аласың соң син. Миннән башка бер көн дә яши алмаячаксың, - дип, сүгенә-сүгенә кычкырды Кәримем. Юк, бу ир минем Кәримем түгел, норсыз-салкын бер җанвар иде инде. Шунда үземә-үзем: “Чәчем белән җир себерсәм-себерәм, балаларымны кеше итәм, ирле хатыннардан болайрак яшим”, - дип ант иттем. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәфисә сөйләвеннән туктап, идән читендәге сары яфракка төбәлде. Язмышын тәрәзә төбендәге гөлдән өзелеп төшкән сары яфракка тиңләве, әллә идәндәге чүпләрне җыештырып бетермәгәнгә күңеленнән уфтануы булгандырмы - диңгез кебек тирән күзләрендә купкан хатирәләр өермәсеннән тәгаен генә хис-тойгыны аңау мөмкин түгел иде. 

- Аерылышканда миңа 28 яшь кенә иде бит, -дип дәвам итте хикәятен таныш булмаган танышым. - Миңа өч бүлмәле фатир бирделәр, балаларның әтисе дә яңа хатыны белән шул ук йортта яши, кызлары туды. Күрәм, салгалый башлады, сала да безнең ишекне кага. “Гафу ит, кушылыйк”, - ди. Хыянәтен кичермәдем, бәгырем каткан иде. Балаларны кеше итәргә абыем, сеңелләрем белән кияүләрем нык булыштылар, рәхмәт аларга! Малайларым шәһәрдә үссәләр дә авылның бөтен эшен беләләр: печәнен дә чабалар, сыерын да савалар. Уртанчы улым мәктәптән соң армиягә кадәр бер ел авылда яшәп торды. Ул вакытта әти гүр иясе, нәнә дә картайган, ә абый авыр операция кичергән әле өйләнмәгән чагы иде. Малайга сыерны бер тапкыр гына савып күрсәттем, бер ел бер сүз китермәде, балакаем!

Нәфисә ятим үскән малайларының бала чакларын кызганып булса кирәк, күз яшьләрен зәңгәр халатының яка чите белән сөртеп алды.
- Балаларга усалрак та булдым бугай инде мин. Усал булмасаң, малайларны ничек кулдан ычкындырмый үстерәсең. Эшләп үстеләр, укыдылар, гаилә кордылар, хәзер дә сүземнән чыкмыйлар. Киленнәргә дә әйтәм: “Суыткычыгызда ризык торсын, ашарга пешерергә иренмәгез”, - дим. Гаиләдә бер-береңә тугрылык кирәк. Малайларыма да, киленнәремә дә шуны искәртеп торам. Аллага шөкер, дус-тату яшиләр.

- Ирегез белән дуслашмадыгыз инде, алайса.
- Хыянәтеннән соң мин аны ирем булуын күңелемнән сызып ташладым. Бер вакытта да хәтта “элеккеге ирем” дип тә атамадым. Балаларның атасы эчте, шул сәрхүшлеге белән алтмыш яшен дә тутырмыйча үлеп тә китте. Соңгы юлга озатырга кердем, балалар аталарының каберенә кайтып йөриләр. Кечкенә чакларында әйтмәделәр, хәзер: “Әти кайткан булса ярый иде”, -диләр. Барыбер әтиләре кирәк булган. Башка иргә кияүгә чыкмадым, үҗәтләнеп эшләдем, читтән торып укыдым. Завод әллә ни зур түгел иде безнең, башта мине цех җитәкчесе, аннан соң баш инженер итеп куйдылар.
Нәфисә көлеп җибәрде.

- Нәрсә, берәр әкәмәтләр булдымы әллә?
- Завод техникасыз, станокларсыз булмый бит инде ул. Карыйм, җитештерү цехында өч хатын белән бер ир-ат смена ахырына тәмам исерешеп бетәләр. Кысылсалар яки егылып төшсәләр миңа җавап тотасы, ләбаса. Завод ишегеннән тикшереп кертәм, күз уңыннан ычкындырмыйм. Бер ир, бер хатын эчүдән туктады, ә ...

Дәвамын укыгыз: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/xyianaten-kicermadem-bagyrem-katkan-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре