Розалия САФИНА автор яңалыклары
-
Җайланма кеше гомерен саклап калган
23 август төнендә Хәсәншәех авылында бер йорт янып, биш балалы гаилә урамда калды. Бар кеше татлы йокыда чагында 7 кешелек гаиләнең гомерен автоном янгын белдергеч саклап калган. 25 августта Буа районында чыккан янгын да, әгәр автоном янгын белдергеч җиһаз булмаса, фаҗига белән тәмамланыр иде. Агач йортны ут камап алгач, йорттан 4 кеше (өчесе балалар) үзләре чыга ала, зыян күрүчеләр юк.
-
Казанкада авыл көне узды (ФОТО)
30 август — Республика көнендә урман куенына сыенып утырган Казанка авылында “Авыл көне” узды. Авыл халкы бердәм булып, иркен су буена өстәлләр урнаштырып, мул табын әзерләгән: казаннарда пылау пешә, самавырларда табигатьнең шифасын үзенә җыйган сихәт өстәүче үлән чәйләре кайный, сый-нигъмәттән өстәлләр тулып тора.
-
Арчада Япония кешеләре булып китте
28 августа сотрудники музея «Казан арты» встретили гостей из города Токио в сопровождении члена посольства Японии в Москве Аяка Сан.
-
Арча гражданлык хәлен теркәү бүлегендә икенче баласын табучы әниләргә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды
Арча гражданлык хәлен теркәү бүлегендә икенче баласын табучы әниләргә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды. Арчада яшәүче Диләрә Хәйдәрҗанова, Ландыш Фәхретдинова һәм Гөлназ Фәрәхетдиновага сертификатларны Пенсия фондының Арча бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова тапшырды. Әниләр шулай ук банкның һәм гражданлык хәлен теркәү бүлегенең истәлекле бүләкләренә дә ия булды.