erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2021 ел башыннан коронавирус чирен 11 арчалы йоктырган

Бу хакта 27 гыйнварда хакимияттә узган коронавируска каршы район оперштабында билгеле булды.

– Пандемия чорында вирус ачыкланган райондашлар саны 132гә җитте, быел гына да коронавирус 11 кешедә табылды, – диде Арча үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова. – Районга 140 вакцина кайтты, 65 кеше ясатырга өлгерде инде.

Фәридә Рәисовна белдер-гәнчә, вакцина берничек тә коронавирус йоктыруга сәбәп була алмый. Иң мөһиме – вакцина ясатканнан соң организмны төрле стресслардан сакларга: салкын тидермәскә, авыр физик эш эшләмәскә кирәк. 

– Шуны онытмасыннар иде – беренче вакцинадан соң 42 көн үткәч кенә организмда иммунитет барлыкка килә, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Санитар-эпидемиологик таләпләрне бозучылар белән көрәш дәвам итә.

Район буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гыйнвар аенда гына да 168 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге (161) сәүдә өлкәсендә, 7се җәмәгать транспортында. Шулар арасында 4 беркетмә вазыйфаи затларга карата төзелгән.

Районның административ комиссиясе рейдлары барышында да 3 тәртип бозу очрагы ачыкланган, эшләре судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X