erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

4 яшендә әтисез, 13 яшендә әнисез калу бик яшьли тормыш арбасын тартырга мәҗбүр итә кызны

Арча үзәк китапханәсендә Алсу Камалованың “Йолдызларга сузам юлымны” дигән яңа гына “табадан төшкән” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

 

Үзем дә белмим нигә, әмма йөрәккә якын чара булды. Тәкъдир итү кичәләрендә шулай күзләрдән яшь тә тамып, берүк вакытта рәхәтләнеп көлеп тә утырганны хәтерләмим. Ике Алсуны күрдем мин анда. “Мин шулай “сытык” инде, еларга гына торам”, – дип вакыты-вакыты белән күз яшьләрен сөртеп алган берсе йомшак күңелле тамашачыны да елатты, ә инде юмор хисенә бай икенчесе рәхәтләнеп көлдереп ял иттерде.

Арча үзәк китапханәсе каршындагы “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзасы ул. “Эштән китү проблема булганлыктан, берләшмә оештырган чараларда бик катнаша алмыйм. Әмма “каурый каләмнәр”нең ярдәмен һәрчак тоеп яшим. Бу китапны чыгаруда да берләшмә җитәкчесе Халидә апа Фәйзрахманованың ярдәме чиксез зур булды. Өенә дә бардым, бергәләп шигырьләргә анализ ясадык. Һәвәскәр шагыйрь буларак танылып өлгергән Дамир Нуриәхмәтов китабыма кереш сүз язды”, – диде Алсу ханым.

Алсу Камалова Яңа Кишет кызы. Кечкенәдән шигырьләр ятлап, аларны сөйләргә ярата. Әмма... 4 яшендә әтисез, 13 яшендә әнисез калу бик яшьли тормыш арбасын тартырга мәҗбүр итә. Кызны, энесен Вәсилә әбиләре үз канаты астына ала.

– Кеше булып кал. Авыр булса да, ялганлама, гадел бул, диде, төгәллеккә өйрәтте ул. Үземне шул сыйфатларга ия, дип уйлыйм, – диде Алсу. – Бәлки, шуңадыр да, күпчелек шигырьләрем камиллек, дөреслек, гаделлек эзләү турында. Критик рухтагы шигырьләрем дә бар. Гаделсезлекне күреп күңел әрни, тик мин генә берни эшли алмыйм, уйларымны кәгазь битләренә төшерәм.

 Ә ятимлек кызга йомшак күңелле, хисле, димәк, шигъри җанлы итеп үсәргә мөмкинлек бирә. Яхшы укый, мәктәптә чакта бик актив була, сәхнәләрне дер селкетеп бии, шигырьләр иҗат итә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 5-11 сыйныфларда мин аны татар теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Хәйруллина буларак күңелгә кереп калган ул. Кечкенә, ягымлы кыз бала иде, – диде Миләүшә Зарипова. – 1996 елда аның бер шигыре “Без – Тукай якташлары” дигән кечкенә генә җыентыкта басылып чыкты. Ул вакытта Алсуга 16 яшь кенә иде. Шул вакыттан башлап тормыш аны күп сыный, әмма сындыра алмый. Көчне ул, мөгаен, иҗаттан ала.

– Әйе, сынауларга карамастан үҗәтлеге белән каршылыкларны җиңә-җиңә Алсу шушы көнгә җитә алды. Без, бөтен авыл халкы, аның белән горурланабыз, –– диде Яңа Кишет китапханәсе җитәкчесе Надия Йосыпова.

Алсу ялгызы улы Рәзилне үстерә, аңа белем бирә. Ялгызы бала үстерүнең никадәр кыен булуын бер үзе генә белә. Туган җанлы, тәвәккәл, өлгер булып үсә Рәзил. Җырлый, сәнгатьле итеп сөйли, Арча театрында уйный. Пешекче дә. Шигырьләр дә яза. Бу юлы дусты Раил Бакыев (көе Раилнеке) Рәзил иҗат иткән “Ак томан” җырын башкарды. Аны тыңлаганда Алсуның гына түгел, безнең дә күзләр яшьләнде.

Күптәннән китап чыгару уе белән яши Алсу. Тик...

– 2017 елда юбилеенда Зөһрә Вагыйзовна: “Китабың чыкса, көллияткә бирерсең”, – дигән иде. Кая инде миңа китап бастыру, акча каян алыйм, дип уйладым эчемнән. Ә аңа: “Ярар, ярар, Алла боерса”, – дидем. Аннан соң күп еллар үтте. Китап чыгару бик җайлы гына түгел икән. Әмма ярдәм итүчеләрем күп булды. Ә Халидә апа этәргеч ясады. Рәхмәт аларга, – диде Алсу Камалова. – Халидә апа белән очрашу тарихы да кызыклы гына. 2016 елда улым “Тукай моңы” дигән шигыремне укып бүләк алды. Шунда Халидә апа шигырьнең авторы турында сорашкан, аннан минем белән танышырга теләвен әйткән. Әнә шулай мин “Каурый каләм”гә кереп киттем

Алсуның иҗат тематикасы күпкырлы. Ул замана белән бергә атлый, дөнья вакыйгаларын йөрәге аша үткәрә. Туган як, табигатькә мәхәббәтен шигырь юллары белән сырлый. Җыентыкта урын алган “Ташландык” пьесасында да (китапханә хезмәткәрләре өзеген сәхнәләштереп күрсәттеләр) җитди теманы күтәрә. Яшь һәвәскәр шагыйрәгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X