erid:2VtzquqpS7d
Арча район Советы утырышы узды
Арча яңалыклары

Арча район Советы утырышы узды

9 февральдә бишенче чакырылыш Арча район Советының 7нче утырышы булды

Утырышта Арча район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, Арча муниципаль районының чикләрен үзгәртү турындагы һ.б. мәсьәләләр каралды.

Депутатлар Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Абдуллин Ленар Илсур улын билгеләде. Ул 1985 елда Урта Курса авылында туган. Соңгы вакытта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләде.

Район Советы утырышы карарлары белән Арча район Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 


Нет комментариев