5 март көнне Укучылар сараенда традицион хәрби-патриотик чара узды
Арча Укучылар сараенда Арча районы мәктәпләреннән 30 команда җыелды. Барлыгы 120 яшь һәм кыю катнашучы үзләрен иң катлаулы дүрт дисциплинада күрсәтергә тиеш иде: квадрокоптер очыру, автоматны сүтеп-җыю, электрон винтовкадан ату, спорт ориентлашуы.
Ачылу тантанасында Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Сергей Иванов чыгыш ясады һәм балаларга гадел көрәш һәм җиңүләр теләде.
Уен нәтиҗәләре буенча, 1 урынны өлкән төркемдә - Иске Чүриле мәктәбе, урта төркемдә Арчаның 1 нче мәктәбе яулады.
Моннан тыш, ярышларның һәр төрендә һәм һәр яшь категориясендә иң яхшылары билгеләнде.
Нет комментариев