erid:2VtzquqpS7d
Арчада бүген бәйрәм алды ярминкәсе булды
Арча яңалыклары

Арчада бүген бәйрәм алды ярминкәсе булды

Халыкка ошады

Бүген Арчада ярминкә узды. Зур ярминкә. Бай ярминкә. Яңа ел алдыннан бик тә кирәкле ярминкә. Көне дә салкын түгел бит аның. Карап йөрергә, теләгән әйбереңне алырга, концерт карап күңел ачарга менә дигән. Җыр, музыка мулдан яңгырады, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алуы дә бәйрәм рухын өстәде. Пылау белән дә сыйладылар. Тәмле иде .

Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы оешмалары,фермерлар һәм Апаз, Сеҗе,Шушмабаш авыл җирлекләре катнашты.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев