erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада гаилә көне уңаеннан гаиләләр ярышты

Гаиләләр Арча мәктәпләреннән килгән иде.

Җомга кичендә Арча стадионында гаиләләр катнашында “Бергә күңелле” исемле гаилә марафоны үтте. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

Арчаның 1, 2, 6нчы мәктәпләреннән, 5нче гимназидән килгән 18 гаилә бергә төрле кызыклы ярышларда катнашты. Әтиләр дә, әниләр дә, балалар үзләре дә стаионны гөрләтте. Рәсем дә ясадылар, велосипедта да ярыштылар, гаиләләренә кагылышлы кызыклы сорауларга да җавап бирделәр һ.б. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары үзләренең матур җырлары белән куандырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынга  Арчаның 6нчы мәктәбеннән Гайнетдиновлар, икенче урынга Арчаның 2нче мәктәбеннән Хәсбиуллиннар, Арчаның 1нче мәктәбеннән Әхмәтҗановлар гаиләсе чыкты.

Ахырдан барлык гаиләләр дә милли эстафетада катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X