erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

30 сентябрьдә Арчаның 6нчы номерлы «Сандугач» балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды.

Бу бәйрәм безнең бакчада ел саен уздырылып, традициягә әйләнеп барган чараларыбызнын берсе. Бәйрәмдә 29 өлкән кешебез катнашты.

“Хәерле көн, өлкән буын кешеләребез: дәу әни, әби, апаларыбыз, килгән кунаклар! Бездә буген бәйрәм – буген өлкәннәр көне. Бакчабызнын барлык хезмәткәрләре, балалары исеменнән сезне барыгызны да Халыкара Өлкәннәр көне белән чын кунелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларызның сезнең турыда тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп яшәгез!” - дигән җылы теләкләрен белдереп, бәйрәмне бакча мөдире Энҗе Галимуллина башлап жибәрде.

Чара төрле төркемнәрдәге балалар, тәрбиячеләр көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән башланып китте. Көнцерт барышында өлкәннәр үзләре дә катнашып, жырлап, биеп, күңел ачтылар. Концерттан соң, өлкәннәребез әти- әниләр ярдәме белән оештырылган ярминкәләрне карады. Ярминкәдә куңел нәрсә тели бар да бар иде! Өлкәннәребез куңелләренә хуш килгән тәм-томнарны, кышка әзерләнгән салатларны, яшелчә, жиләк-жимешләрне, бәйләгән оекбашларны һәм күп кенә әйберләрне арзан бәядән сатып алу хокукына да ирештеләр. Аннары өлкәннәребез аш-су өстәленә узды. Анда бәлеш, коймак, төрле тәмле пирөглар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик куңелле, истә калырлык булып узды. Өлкәннәребез һәркайсыбызга җылы рәхмәт сузләре әйтеп, таралышты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлнара Шәрәфетдинова,

тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X