erid:2VtzquqpS7d
Арчаның беренче мәктәбе үзгәреш кичерә башлады инде
Арча яңалыклары

Арчаның беренче мәктәбе үзгәреш кичерә башлады инде

Балалар яңартылган, матурланган бинада белем алачак.

«Бизәлгән бит бит төсле, бизәлмәгән...». Дәвам итеп тормыйм инде, әмма барыбыз да матурлыкны яратабыз. Кеше турында гына сүз бармый, биналар хакында да. Шәһәрдәге ныклап төзекләндерелгән биналарны күреп күңел сөенә.

Быел да райондагы кайбер социаль объектлар ныклап төзекләндерелә. Шуларның берсе Арчаның Ежков исемендәге беренче мәктәбе.

Үтеп киткән саен күз төшә, салкыннар, бураннар, кар, дип тә тормаганнар, эшне башлап та җибәргәннәр инде. Нинди суык көннәрдә дә төзүчеләр түбәдә булды. Биредә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә төзекләндерү эшләре башкарылачак. 

Әлегә балалар шунда укый, әмма февральдән шәһәрнең башка мәктәпләрендә укуларын дәвам итәчәк.

Ә аннан инде яңартылган, матурланган бинада белем алачак. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев