erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның беренче мәктәбен тәмамлаган Валерия Мартьянова һәм Адилә Мөхәммәткәримова БДИда 100әр былл җыйды

Без Валерия һәм Адиләне редакциягә кунакка чакырдык.

Арчаның беренче мәктәбеннән Валерия Мартьянова, рус әдәбиятыннан 100 балл:

– Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирү минем өчен ниндидер чынга ашмас хыял кебек иде. Зур балларга өметләнсәм дә, иң югары балл ук булыр, дип уйламадым. Башта ышанмадым да, ялгышлык киткәндер, дип уйладым. Рус әдәбияты имтихан тапшыру өчен авыр фән. Район буенча аны 7 кеше генә бирдек. Әсәрләрне бер тапкыр укып чыгу гына җитми, аның анализын укып чыгарга, геройларны, вакыйгаларны истә калдырырга кирәк.  Гадәттә мин биш инша язарга кирәк, дигәч күпләр аптырый. Имтиханга дүрт сәгать вакыт бирелә, шул вакыт эчендә тест өлешен чишәргә, дүрт кечерәк һәм бер күләмле инша язып өлгерергә кирәк. Вакытны дөрес итеп бүлә белү бик мөһим. Иншаларны хатасыз язу шулай ук зур игътибарлык сорый.

Рус әдәбияты минем өчен һәм бөтен бердәм дәүләт имтиханы агымында беренче имтихан иде. Шуңа күрә аудиториягә кергәч, башта дулкынлану булып алды. Тик мин үземне тиз кулга алдым. Олимпиадаларда катнашуым да ярдәм итте. Мин рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булдым. Гомумән, олимпиадаларда катнашу үзең өчен файдалы. Урын алмасаң да, ул сиңа тәҗрибә бирә. Биремнәр имтиханнардагыдан катлаулырак. Шулай ук вакыт аз, биремнәр күп. Син шул вакыт эченә сыешырга тиеш.

Имтиханга мин күбрәк үзем һәм онлайн-курслар буенча әзерләндем. Арчада рус әдәбияты буенча репетитор табу авыр. Мин кечкенәдә укырга яратам. Минем укуга булган кызыксынумны әнием дә хуплап килде. Әдәбият белән кызыксынуым да шуннан башланды. Имтиханнарга әзерләнгәндә дә, тапшырганда да әнием миңа зур терәк булды.

Бердәм дәүләт имтиханнарыннан курыкмаска кирәк. Иң мөһиме – хаталар ясаудан курыкмагыз. Хаталарсыз алга барып булмый. Предмет буенча белемнәрдән тыш, имтиханның төзелешен дә белергә, булган белемнәреңне шул структурага туры китерергә генә кирәк. Ел дәвамында һәрдами әзерләнергә, төрле вариантларны берничә тапкыр, кабат-кабат эшләп карарга кирәк. Шулай ук үзеңә ял бирү дә мөһим. Мин атнага бер көн ял итә идем. Гадәттә ул якшәмбе була иде. Актив тормыш рәвеше алып бардым, дусларым белән дә очраштым, концертларга да йөрдем. Мин рәсем ясарга яратам, аңа да вакыт таба идем.

Арчаның беренче мәктәбеннән Адилә Мөхәммәткәримова, рус теленнән 100 балл:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әлбәттә, курку хисе булмады түгел, булды. Мин гел олимпиадаларда катнашып килдем, шуңа әлеге тәҗрибә миңа бик булышты дип саныйм. Мин дөнья сәнгате мәдәнияте буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңдем, тарих буенча призер булдым.

100 баллга соңгы минутка кадәр ышанмадым. Имтихан нәтиҗәләре төндә чыкты. Мин карарга курыктым. “Юк, йоклап торыйм әле, иртә белән карармын”, – дип йокларга яттым. Иртән мине әни уятты. “Кызым, нәтиҗәләр чыккан бит, карыйк инде”, – ди. “Әни, мин башта үзем генә карыйм әле”, – дим. Шулай итеп дәүләт хезмәтләре порталын ачтым. Анда 100 балл тора. Ышанмадым. “Әни, тукта, әллә нишли әле бу, дөрес күрсәтми”, – дим. 5 минуттан яңадан карадым. Һаман шул ук нәтиҗә. Берничә тапкыр шулай кабатладым. 100 балл. Ул көнне без мәктәпкә бардык. Бөтен кеше баллары белән уртаклаша, ә мин әйтергә курыктым. Дөрес түгелдер, сайтта ялгышлыктыр, дип уйладым. Кич белән баллар тагын бер рәсми сайтта чыккач кына инде ул балларның чыннан да минеке икәнен аңладым.

Мәктәптә дә, репетитор белән дә, онлайн-курсларда да шөгыльләндем. Шулай ук җәмгыять белеме һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырдым. Алардан да 92 һәм 93 балла җыйдым.

Үзеңә тырышырга, көнеңне дөрес бүләргә кирәк. Төне буе башны бәр-бәрә укырга да ярамый. Барысын да апрель-майга калдырсаң, укып өлгерә алмыйсың. Шулай ук ял да мөһим. Әнием дә зур терәк булды.

Люция Ибәтуллина, Арчаның беренче мәктәбенең тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Минем эшчәнлегемдә мндый нәтиҗә беренче тапкыр. Әлбәттә, укучыларыңның уңышын күрү – күңелле. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә иң беренче укучының тырышлыгы мөһим. Укытучы, репетитор әйткәнне губка кебек сеңдерергә кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә бәхет эше дә бардыр. Валерия белән Адилә икесе дә тырыш кызлар, олимпиадаларда катнашып килделәр. Бердәм дәүләт имтиханына бер елда гына әзерләнеп бетеп булмый. Никадәр иртәрәк әзерләнә башласаң, шулкадәр яхшырак. Белем белән беррәттән психологик яктан да әзерлекле булырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X