Акциянең оештыручылары булып “Җиңү волонтерлары” һәм Җиңү полководецлары истәлеге фонды тора. Алар “Экология” милли проекты кысаларында РФ Табигать ресурслары министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәмендә оештырылган.
«Хәтер бакчасы» акциясе - сугыш каһарманнары истәлеген саклап калу, аларның батырлыгын мәрмәр яки бронзада түгел, ә күзләрне иркәли торган яшеллек һәм яфраклар ефәгендә мәңгеләштерү мөмкинлеге.
Агач утыртуда Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, районның учреждениеләре һәм оешмалары, актив халык катнашты.

Нет комментариев