erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында иганәче ярдәме белән ике спорт мәйданчыгы ачылды

Күңелле вакыйгалар.

Бүген районда зур вакыйгалар булды. Арчада балаларны тернәкләндерү үзәгендә бакчада спорт мәйданчыгы ачылды. Шулай ук Чиканас авылында да спорт мәйданчыгы ачылды. Тернәкләндерү үзәгенә район башлыгы Илшат Нуриев килде. Бик матур тантана булды. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар үзләренә шундый уңайлы спорт мәйданчыгы булуына куанып, бии-бии чыгыш ясадылар. Саф һавадагы спорт мәйданчыгын бина эчендәге спортзал белән чагыштырып булмый. Монда иркен, рәхәт. Кайсы спорт төре белән шөгыльләнсәң дә мөмкинлекләр бар. Туп тибәсеңме, сетка аша волейбол уйныйсыңмы, боҗрага туп кертәсеңме, йөгерәсең, сикерәсеңме -- җаның теләгәнен сайлап ал. Балалар өчен шундый игелекне эшләүче Яңа Иябаш егете Илшат Мансур улы Газизов. Казанда яши һәм эшли. "Термосталь" һәм "Физра" ширкәтләре җитәкчесе. 2020 елның июлендә туган авылы Яңа Иябашта шулай ук зур спорт мәйданчыгы сафка басты. Аны төзүгә дә ярдәм иткән иганәче ул. 2021 елның декабрендә Иске Иябашта мәчет ачылды. Илшат Мансурович төзетте, диделәр. Бу изге эшләрне Илшат Мансурович: "Аллаһы Тәгалә ярдәме белән", -- ди. "Диндә, намаз укыйм", -- диде. Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров: "Илшат без укыткан егет", -- дип горурланып әйтә. Чиканас авылына спорт мәйданчыгы ачу тантанасына Илшатның әнисе Зөлфирә ханым белән әтисе Мансур Газизов та килгән иде. Илшатның үзе кебек ачык кешеләр, йөзләре елмаеп тора. Чиканас халкы аларны яхшы белә. Гомер буе шофер булып эшләгән Мансур бу авылдан сөт җыя. Зөлфирә ханым Яңа Иябашта кибет тота. Өч бала тәрбияләп үстергән алар. Иң олысы Илшат, Рушан һәм Алисә. Өчесе дә гаиләләре белән Казанда яшиләр. 8 оныклары бар. Казанда үз йортлары белән яшиләр. "Атна саен кайтып торалар", -- дип куанып сөйли Зөлфирә ханым. Игелекле, тәртипле балалар үстерүнең серен беләсе килә. Хәер, без аны чамалыйбыз инде. Иң мөһиме -- нинди мохитта үсә бала. Әти-әни үрнәге, дибез. "Балаларны кечкенәдән эш белән үстерергә кирәк, -- ди Зөлфирә. -- Безнекеләр мәктәпкә өйне җыештырып китәләр иде...". Ә бүген нинди куанычлы көн! Чиканаста бәйрәм! Авыл халкы спорт мәйданчыгы ачылу тантанасына килгән. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр дә монда. Чиканас гармунчысы Вәгыйз Әһлиуллин гармунын тартып җибәрде... Тирә-юньгә бәйрәм рухы таралды. Шушы авылдан Халидә Вафина бик матур итеп җырлады. Чиканаста спорт мәйданчыгы ачылу тантанансында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. "Арча" спорт комплексыннан спортчы балалар да килгән иде. Ә авыл халкы сөенә: "Балаларга, яшьләргә менә спорт мәйданчыгы булды", -- дип. Булганны ватмыйча, җимермичә саклап тотарга инде! Ахырдан учакта пешкән пылау һәм коймаклар белән бар халык сыйланды. Оештыра беләләр! Молодцы!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X