erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районыннан дүрт кеше махсус хәрби операция зонасына китәләр

“Берәү дә кире уйларга мәҗбүр итә алмаячак”

Арча районыннан да контракт белән махсус хәрби операция зонасына китәләр. Мәҗбүр иткәнгә дә, акча өчен дә түгел, йөрәкләре кушканга.

Украинада махсус операция башланганга өч айдан артык вакыт үтте. Үз теләкләре белән кайнар ноктага китүчеләр саны артканнан-арта.

“Хәзерге вакытта Татарстанда мотоукчы батальон төзелә. Махсус хәрби операциядә катнашырга теләге булганнарны шунда туплыйлар”, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – 50 яшькә кадәрге ир-егетләр контракт буенча, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр булганнар ирекле төстә китә. Бүгенге көндә Украина җирендә бездән ирекле рәвештә киткән 3 кеше хезмәт итә. 4 кеше контракт төзеп китәргә теләк белдерде.

Минем каршыда Арчадан махсус хәрби операция барган зонага контракт буенча китәргә теләк белдергән Аскар Хәсәнов. Үзем аңа сорау бирәм, җавапларын исем китеп, телсез калып тыңлап утырам. Туган иле өчен тормышын жәлләмичә, туры мәгънәдә җанын бирергә әзер торган безнең чорның чын геройлары шундый була торгандыр инде! Үзем мәкалә язам, үземнең күзләрдә яшь. Андый кешеләр алдында баш ияргә генә кала.

– Мин Үзбәкстаннан. 32 яшьтә. 2011 елда Арчага килеп урнаштым. Башта Арчада автосервиста эшләдем, аннан Казанга заводка урнаштым. 2008-2009 елларда армиядә хезмәт иттем. Әфганстан чигендә. Сугышырга да, үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килде. Гаиләм бар. 11 ел бергә гомер итәбез. Балаларыма 8-10 яшь. Язылышмыйча яшәдек. Иртәгә язылышырга барабыз.

– Хатыныгыз бу адымыгызны ничек кабул итте?

– Башта каршы килгән иде. Аннан ризалашты. Үзбәкләрдә гаиләдә ир кеше сүзе закон. Хәрби комиссариатка аның белән бергә килдек. Үзем, үз теләгем белән. Беркем мәҗбүр итмәде. Берәү дә кире уйларга да мәҗбүр итә алмаячак.

 – Ә балалар ничек карый?

– Алар кечкенә бит әле. Балалар өчен мин командировкада.

– Шундый җитди карарга килүегезгә нәрсә тәэсир итте?

– Мин бу турыда беренче көненнән үк уйлап йөри идем инде. Үз илемнең патриоты буларак, читтән генә карап йөри алмыйм. Йөрәгем кушмый.

– Бәлки, матди якны уйлап шундый фикергә килгәнсездер?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин 50 мең сум хезмәт хакы алам. Хатыным эшли. Фатирыбыз бар. Дөрес, ипотекага алдык. Кешедән ким яшәмибез. Мин чик сакчысы. Безне алга барырга өйрәттеләр. Артка юл юк. Үлемнән курыкмыйм. Ахыргы сулышыма кадәр көрәшәчәкмен. Әгәр насыйп булса, кайтырмын, юк икән, Туган ил өчен сугыш кырында башымны салырмын. Әмма исән-сау кайтачакмын мин. Чөнки балаларымны аякка бастырасым бар. Сез аннан соң да минем турында язарсыз. Герой итеп.

Мөрәледән 37 яшьлек Ленар Хаҗиевның махсус хәрби операция булган

зонага китәргә теләк белде-рүенең үз сәбәпләре бар.

– Хатын белән низаг чыкты. Гаеп икебездә дә. Әйбәт хатын ул, зарлана алмыйм. 1нче, 6нчы сыйныфта укучы ике улыбыз бар, аларны бик яхшы тәрбияли. Зурга киткәнче, беразга бер-беребездән ял итәргә булдык. Аралашып торабыз. Фатирны аларга калдырдым. Мөрәлегә әни йортына кайттым. Һөнәрем буенча экономист-бухгалтер мин. Банкларда эшләдем. Тик хезмәт хакы аз булгач киттем. Тормыш алып барырга кирәк бит. Төзелеш буенча киттем, кулым бар эшне дә белә, шабашкада, бригада белән йөрибез. 

– Җитди юл сайла-выгызның сәбәбе шул гынамы?

– Хатын ачуланышканда: “Синнән бернәрсә дә булмый, ир түгел син”, – дия иде. Үземнең чын ир булуымны исбатларга телим. Ашап утырганда телевизордан белдерү ишеттем дә, хәрби комиссариатка киттем.

– Акча эшләү мәсьә-ләсе дә бармы?

– Акчасы да артык түгел. Балалар бар. Аларны үстерергә кирәк. Әмма ул беренче урында түгел.

– Әниегез ничек кабул итте?

– Ул минем әйткән сүземнән кире кайтмаячагымны белә. Мин кешене тыңлыйм, үземчә эшлим. Шуңа әни: “Улым, үзең шундый карар кабул иткәнсең икән, мин каршы килмим. Син кечкенә бала түгел, уйламыйча гына эш итмисеңдер”, – диде. Ул ялгызы түгел, караучылар бар, сау-сәламәт, аның өчен борчылмыйм. Туганнарым белән тату яшибез. Ул турыда уйларга ярамый. Кеше булып калырга кирәк. Әдәм баласы мәңгелеккә килмәгән. Мин намаздагы кеше. Мәңгелек дөньяда оҗмахка эләгү өчен яхшы гамәлләр кылу зарур. Кешегә начарлык теләгәнем булмады, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тордым. Авырлыклардан курыкмыйм. Армиядә спецназда хезмәт иттем. 78 кешедән төркемгә 8 кешене генә сайлап алдылар. Хезмәтемне яраттым. Ярап та куйды.

Әйе, акча мәсьәләсе кызыктырырлык. “Контракт төзегән очракта республикадан бер тапкыр бирелә торган 200 мең сум, ай саен 200әр мең сум хезмәт хакы түләнә. Өстәмә түләүләр дә бар. Килү белән 20 мең (подъемные), матди ярдәм 20 мең, дәүләт бүләге алган өчен 5 оклад күләмендә акча бирелә. Сугышчан хәрәкәт ветераны таныклыгы алганнан соң өстәмә ай саен 3500 сум түләнә. 1 көне 3 көнгә санала. Төрле ташламалар да каралган. Моннан тыш эш урыны сакланачак”, – диде Алмаз Борһанов. Әмма махсус хәрби операциягә китәргә теләге булган бөтен кешене дә алалармы? Бу сорауны без Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының тест һәм хәрби-һөнәри юнәлеш бирү буенча офицеры Рөстәм Сафиуллинга бирдек.

– 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге үз иленең чын патриоты булган кешеләрне алабыз. Аерым таләпләр нигезендә. Хәрби хезмәттә булган, сугышның нәрсә икәнен аңлаган, белгән, физик, психик яктан сау-сәламәт, рухи яктан әзерлекле, хөкемгә тартылмаган, үзе теләк белдергән (мәҗбүр итү юк) кешеләр генә алына. Ике тапкыр – яшәгән урынында, җыелу комиссиясендә медицина күзәтүе, шулай ук әңгәмә үтә. Контракт 4-5 айга төзелә. Аннан я кайтып китә, я контрактны озайта, – диде ул. – Яхшыларның да иң яхшылары гына сайлап алына. Социаль челтәрләрдә зур акча, социаль ташламалар артыннан хезмәт итәргә баралар, дигән сүзләр язалар. Юк, берсе дә акча артыннан кумый, алар өчен иң мөһиме – туган илгә хезмәт итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X