erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Сабантуенда балалар уйнап, биеп күңел ачты

Арча Сабанутена керү юлында ук балалар өчен күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.

Сабантуйның күрке булып көрәш саналып, аны батырлар көтеп алса да, милли бәйрәмебез җитүенә балалар кебек куанучы бармы икән?! Бу көнне алар өчен нинди генә уеннар оештырылмый да, нинди генә күңел ачу чаралары үткәрелми.

Арчабызның балалар бакчалары коллективлары иртәдән үк нәни кунакларның күңелен күрергә дип мәйданга ашыккан. Бәйрәм кунакларын матур итеп Арчаның 6нчы балалар бакчасы балалары каршы алды. Сабанутй мәйданына керү юлында аерым мәйданчыкта тәрбиячеләр нәниләр өчен кечкенә Сабантуйоештырды, лисәң дә була. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, кашыкка йомырка куеп йөгерде. Тәрбияче апалары баларның күңелен ничек күрергә икәнен белә шул. Алар шулай ук Сабантуйга килгән балалрны каршы алып, алар өчен төрледән төрле уеннар оештырып тордылар. Иң җитезләр өчен бүләкләре дә бар иде. Сабантуйның нәни кунаклары бу мәйданчыкта “репетиция” ясап, төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны Сабантуйның милли уеннары көтә иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабантуй мәйданына керү юлында кече сәхнәдә бәйрәм кунакларын балалар үзләренең моңлы җыр-биюләре белән каршы алып торды. Бу Арча сәнгать мәктәбе укучылары. Милли киемнәрдән сәхнәне гөрләтеп бииләр дә, җырлыйлар да. Профессиональ артисталр бер якта торсын. Афәрин, яшь моң ияләребез!

Ә мәйданнан читтә балалар өчен төрле аттракционнар, батутлар, тир эшләп торды. Монда инде балаларның барысы да – кечерәкләр дә, олыраклар да үзләренә ошаган күңел ачу чарасын таба ала иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X