erid:2VtzquqpS7d
Арчада мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре киңәште
Арча яңалыклары

Арчада мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре киңәште

Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә мөһим сораулар каралды.

1 апрельдә Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте базасында  мәгариф идарәсе белгечләре, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова,  мәктәп директорлары мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Көн тәртибендә мәгариф өлкәсендә булган мәсьәләләр, проблемалар  каралды. Киңәшмәне мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров алып барды. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев көллиятнең матди-техник базасы, укыту-тәрбия процессы эшчәнлеге, укырга кабул итү тәртибе белән таныштырды. Киңәшмә җанлы, эчтәлекле узды.


Нет комментариев