erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Балачакны урлаган язмыш": Арчада сугыш чоры балаларына багышланган ачык күргәзмә эшли

Арчада “Казан арты” тарих-этнография музее каршында сугыш чоры балаларына багышланган ачык күргәзмә эшли башлады.

Арча үзәгендә, “Казан арты” тарих-этнография музее коймасының буеннан буена зур баннерлар урнаштырылган. Аларда – Бөек Ватан сугышында әле бала гына булган, бүген исә лаеклы ялга чыккан райондашларыбызның истәлекләре һәм фотографияләре урын алган.

Райондашларыбыз Әминә Сафина, Илдус Сәгъдиев, Әлфия Хәнәфиева, Асия Шәйхетдинова, Наил Сабиров, Әминә Сәмигуллина, Рәйсә Сабирова, Маһиҗәләл Рәхмиева, Каймә Муллагалиева, Әлфия Рәхимова, Рая Фәтхуллина, Стелла Габдрахманова, Юрий Демьянов, Раузалина Әминова, Виктор Ваникевич сугыш чоры истәлекләре белән уртаклаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Казан арты" тарих-этнография хемзмәткәрләре 2020 елда Президентның грантлар фонды бәйгесендә "Балачакны урлаган язмыш" проектында җиңү яулаган иде. Проектны тормышка ашыру пандемиягә туры килү сәбәпле кайбер чараларга үзгәрешләр кертте оештыручылар. Бүген музей каршындагы диварларда һәр кеше сугыш чоры балаларының истәлекләре белән таныша ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X