Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаның 1нче мәктәбендә Валентин Ежковның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларга старт бирелде

    Арчаның 1нче мәктәбендә Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның 100 яшьлек юбилеена багышланган чараларны ачуга багышланган линейка узды

    Матур гадәт буенча апрель, май айларында мәктәптә Геройга багышланган чаралар, митинглар уза. Укучылар белән музейга экскурсияләр оештыралар. “Бу безнең тарих. Сез Советлар Союзы Герое Валентин Ежков укыган мәктәптә укуыгыз белән горурланырга тиеш”, – дип укучыларга мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Эльмира Сафина. 

    Валентин Ежков 1922 елның 27 маенда Арчада туа, Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлый. 19 яшендә фронтка киткән егет пехота мәктәбен тәмамлый, Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. Валентин Ежков 1943 елда Донецк өлкәсе янындагы Степановка авылы өчен барган сугышларда һәлак була. Әлеге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң, 1944 елның 19 мартында, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: