Ашаган белми, тураган белә, диләр
Ярап тора
Ашаган белми, тураган белә, диләр. 2020 елда районда шәхси хуҗалыкларга 28 млн 920 сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. “Шуның 21 млн 118 мең сумы – сыер асраучыларга, 5 млн 400 мең сумы – кечкенә ферма төзүчеләргә, 1 млн 355 мең сумы – каз, үрдәк, бройлер чебиләре асраучыларга, 549 мең сумы – бияләр тотучыларга, 80 мең сумы тана алучыларга бирелде”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
Мондый ярдәм 2021 елда да көчендә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев