erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Августта чәчелгән көзге культуралар ни хәлдә

«Россеьхозцентр»ның Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

 Хөрмәтле агрономнар, фермерлар! 2023 ел уңышы өчен Арча районы хуҗалыкларында 15 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. 25 августка районның 11 хуҗалыгында 4369 гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелде. Күчмә фонд орлыклардан тыш яңа сугылган орлыклар да чәчелә.

 Россельхозцентрның Арча районы бүлеге лабораториясендә тикшерелгән мәгълүмәтләр буенча үсәргә сәләтләре әйбәт булса да, орлыклар өлгерү чорында эсселектән стресс кичерү сәбәпле тишелеп чыгу көче түбән. Шунлыктан яңа уңыштан чәчелгән орлыкларны биологик препаратлар (Ризоплан, Псевдобактерин-2 һ.б) белән эшкәртү орлыкның тишелешен арттыра, стимуляция ясый.

Эссе көннәрдә чәчү тирәнлегендә туфракта көндез җылылык 46 градуска кадәр тәшкил итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча метеостанция мәгълүматләре буенча 2022 елның август аенда эссе һәм коры һава торышы сакланды. Туфракның 20 см.өлешендә 3 мм дым бар (норма 26 мм), 50 см.өлешендә 20 мм (норма 57 мм), 1 метр катламында 95 мм дым (129 мм) тәшкил итте.

Мондый һава торышы шартларында орлыкларның чәчү тирәнлеген 3-5 см.дан арттырмау тәлап ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X