erid:2VtzquqpS7d
Автобусларны һәм йөртүчеләрен тикшерәчәкләр
Арча яңалыклары

Автобусларны һәм йөртүчеләрен тикшерәчәкләр

Профилактик чара үткәрелә

Автобус йөртүчеләр тарафыннан юл һәлакәтләре тудыруны профилактикалау максатында Арча районы территориясендә 25-30 октябрьдә "Автобус" профилактик чарасы үткәрелә. Автобусларның техник хәленә, йөртүчеләренең куелган таләпләргә туры килүенә, шулай ук рейска чыгар алдыннаналарның медицина тикшерүе үтүенә, автобусларның техник торышын тикшерүне үткәрүгә аеруча нык игътибар ителәчәк. Бу хакта безгә ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин хәбәр итте.  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев