erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәяне вакыт бирә

Властька 54 яшьлек Михаил Горбачев килүе болытлы көндә кояш чыккандай булды.

Элеккеге картлар белән чагыштырганда егетләр кебек иде әле ул. Башка яклары белән дә нык аерыла иде, кәгазьгә карамый сәгатьләр буе сөйли, гомер булмаганны, хатыны Раиса Максимовнаны үзеннән калдырмый, моңарчы ишетелмәгән демократия, хәбәрдарлык дигән сүзләре безгә, матбугат өлкәсендә эшләүчеләргә аеруча татлы булып тоела. Бигрәк тә соңгысы.

Хәбәрдарлык – бик көчле корал. Моның шулай икәнлеген эреле-ваклы түрәләр яхшы белә. Әле Леонид Ильич идарә иткән елларда да партия тәнкыйть дигән нәрсәне үстерү турында карарлар чыгарып куя иде. Газета битләрендә дә тәнкыйть мәкаләләр еш басылды, район газетасының үзенең “Чаян почмагы” да бар иде. Газета чыкканнан соң райкомда таныш-белешләре булган колхоз рәисләре, оешма җитәкчеләре зарланышып шунда яклау табарга маташалар иде. Редакциягә килеп шаулап йөргәннәре дә булды. Ә райком ягыннан бармак яныйлар: бу кешегә ник кагыласыз?

Ә монда ил җитәкчесе үзе демократия, хәбәрдарлыкны үстерегез, дип тора. Ул еллардагы кинокадрларны карап исең китәрлек – Горбачевны урамнарда халык ничек каршылый! Кешеләрнең йөзләрендәге шатлык, куаныч! Кухняда гына пышылдашкан уй-фикерләрен ил җитәкчесенең үзенә әйтәләр! Газеталар, телевидение үзгәртеп кору, демократия, дип шаулый.

Демократия җилләре Арчага тау башыннан – Арча “АТП”сы ягыннан килеп керде. Җитәкчеләрне яңадан сайларга, ә кандидатуралар кимендә икәү булырга тиеш. Мәскәү ерак, ә монда барысын да райком агайлары хәл итә. Дөрес, халык алдында алар да үзгәртеп кору, демократия, хәбәрдарлык дип сөйләшергә мәҗбүр. Халык сайлаган кеше кем булып чыга бит әле, менә шунысы мөһим. Күп түрәләрнең асларына су керә башлаган вакыт бу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сайлауларның беренче туры предприятиенең үзендә узды. Кандидатуралар икәү: берсе райкомныкы, икенчесе – коллективныкы. Үзгәреш җилләре белән дәртләнгән коллектив яңа җитәкче күрергә тели. Һәм нәтиҗәләр дә алар теләгәнчә. Әмма райком моның белән килешми, икенче көнгә яңа сайлаулар билгеләделәр.

Хәзерге музей урынында Пионерлар йорты дигән бина бар иде. Заманында район мәдәният йорты булган ул. Һәм күп вакыйгаларның шаһиты булган.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X