erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бакчабызның беренче кунаклары

Рәхмәт сүзен һаман әйтә килик

30нчы сентябрь көнне  Арчаның 8 нче балалар бакчасында өлкəннəргə багышланган чара үтеп китте. Быел ремонттан соӊ алар бакчабызныӊ беренче кунаклары булдылар. Хөрмәтле хезмәттәшләребезнеӊ елмаюлы йөзләрен күрү аеруча рәхәт иде. Шушы бакчабызда күпме еллар хезмәт куеп, ничә буын балалар тәрбияләп озаткан, хөрмәткә лаек өлкән буын алар. ϴлкәннәребез үзләре дә бик сагынышканнар. Хәтирәләр яӊартып, үткәннәрне искә алып , көлешеп, сөйләшеп утырдылар. 
Әлбәттә бакчабыз хəзер үзгəрде. Яӊа сулыш алды, əммə лəкин бакчабызныӊ үткәнен,аныӊ тәүге тәрбиячеләрен онытмый гел искә алып тору, безнеӊ бурычыбыз булып тора. Шушы гореф-гадәтләрне елдан-ел саклап килеп, өлкәннәребезне гел сөендереп торырга язсын иде.
ϴлкән хезмәттәшләребез килешкә сабыйлары да матур жыр-биюлэр әзерләп аларны сөендерделәр.
Бәйрәмне бакчабызныӊ мөдире Гөлназ Радик кызы, өлкән тәрбияче Розалия Гаяз кызы həм профсоюз Гөлназ Мансур кызы матур теләкләрен әйтеп дәвам итте. ϴлкән хезмәттәшләребез исеменнән бакчаныӊ беренче мөдире Круговая Роза Заһитовна бакчабызныӊ алдагы эшчәнлегендә зурдан зур уӊышлар, якты киләчəк теләп ,узенеӊ мактаулы сүзләрен житкерде. Бәйрәм, бакчабыз хезмәткәрләре  исеменнән әзерләнгән бүләкләрне тапшырып тәмамланды.
Yз чиратыбызда, безне хөрмәт итеп килгəн өлкән хезмəттəшлəребезгə тагын бер кат олы рəхмəтебезне житкерəбез. Моннан соӊ да сау-сəламəт булып, имин тормышта яшəп, килəчəк буынга үрнəк булып, кайгы-хəсрəт күрми гомер кичерсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
ϴлкәннәрнеӊ кадерен белеп яшик,
Хөрмәт белән дәшик яратып.
Яшь буынга үрнәк күрсәтерлек,
Яшик дуслар яхшылык таратып. 
Сабыйларда иӊ беренче булып,
«Хөрмәт » төшенчәсе уятыйк.
Купме мәгьнә кергән «тәрбия» сүзен,
Беренчеләрдəн булып аӊлатыйк.
          «Рәхмәт» сʏзен həрчак әйтэ килик,
Хезмәт сөйгән өлкән буынга.
Безнеӊ эшчәнлекне алар күреп,
Горур басып искә алырга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Коллектив исеменнән педагог-психолог  Газизова Айгөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X