erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Басуларда һәм лабораторияләрдә уҗымнар торышын тикшерәләр

Уҗымнар ни хәлдә?

"Игенче" хуҗалыгында булалар. “Игенче” агрофирмасы районда иң күп мәйданда көзге бодай игүче хуҗалык. Аның мәйданнары 1000 гектардан артык. Көзге арыш культурасын туктатып, хуҗалык көзге бодай культурасын ун елдан артык чәчә.  
  Бу арыш белән бодай культураларының кушылуына китермәү (аны аеруы бик авыр), бодайның бәясе дә күпкә кыйммәтрәк булуы белән аңлатты хуҗалыкның баш агрономы Марат Вахитов. Быел хуҗалыкта көзге бодайның өч төрле сорты игелә (Казанская-560, Скипетр, Надежда).
2023 елның 21 гыйнвар көнне "Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре белән 215 гектар мәйданны биләгән көзге бодай басуында булып, аның ничек кышлавы (хәле) каралды. Басуда кар катламы 63 см.га кадәр, ике урында боз катламы бар. Бу көнне һава температурасы -12,0С иде. Тармаклану үзәгендә -2,00С.
Туң катламы 10-15 см булуы гына бераз сагайта. Чөнки яз көне кар бетмичә туң катламы җылынса, бу үсемлекләрнең энергиясе күп тотылуга китерә. Үсемлекләр тармаклану   
фазасында 1 кв.м. 450 – 480 үсемлек.
 Басудан чабып алып кайтылган пробаларның бер өлешен район лабораториясендә үсү көчен билгеләү өчен, үсемлекләрне тетразол эремәсендә 6 сәгать тотабыз.
 Тармаклану үзәге алсу төскә кергән очракта үсемлек исән дип санала. Анализдан күренгәнчә, усемлекләр барысы да исән, үсү көче 100%.
 Икенче өлеше "Россельхозцентр"ның республика лабораториясенә җибәрелде, анда шикәр күләме билгеләнеләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре