erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер авылдан дүрт җиңүче!

Бәйгедә кем катнаша алды? Теләге булган, татар телен, әдәбиятын, сәнгатьле сөйләүне яраткан һәр кеше.

 

 

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “ТАТАR СҮЗЕ” халыкара бәйгесенә йомгак ясалды.

Гала концерт Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында үтте. Шунда бәйге җиңүчеләре дә игълан ителде. Рәсми мәгълүматлар буенча, бәйгегә сентябрь аеннан 15 декабрьгә кадәр (беренче тур) барлыгы 3557 видеоязма кабул ителгән. Әлеге эшләр арасыннан 2 турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы җиңүче булган.

Җиңүчеләр арасында безнең районда яшәүчеләр дә бар. Исемнәрен һәм кайдан икәнлекләрен әйтүгә, тагын Наласа инде, мөхәррирләре шул авылдан, шуңа гел Наласа турында язалар, диярсез. 50 меңнән артык кеше яшәгән районда әлеге бәйгедә катнашырлык, катнашкан очракта да җиңеп чыгарлык башка бер авылдан берәү дә булмагач, Наласа дими нишлик соң инде?

“ТАТАR СҮЗЕ” бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырылган. Максаты – татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, талантлы нәфис сүз осталарын барлап, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итү.

Бәйгедә кем катнаша алды? Теләге булган, татар телен, әдәбиятын, сәнгатьле сөйләүне яраткан һәр кеше. Яшь ягыннан чикләүләр юк. Хәтта гаилә белән чыгыш ясарга мөмкин. Нәрсә эшләргә кирәк булган? Сәнгатьле итеп шигырь, поэмалардан, проза әсәрләреннән өзекләр укырга, мәсәл сөйләргә. Каядыр барып торасы да юк, бәйге эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта электрон почта адресына яисә WhatsAppка билгеле бер номерга гына җибәрергә. Дөрес, җиңгән очракта бүләк алырга барасы инде. Анысын китереп бирмиләр. Ә бүләге яхшы – 20 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер безнекеләргә әйләнеп кайтыйк. Кемнәр соң алар “ТАТАR СҮЗЕ” бәйгесе җиңүчеләре?

– Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “ТАТАR СҮЗЕ” халыкара бәйгесе лауреатлары булдык! Аллага шөкер. Хылллар чынга ашты. Улым Әнвәр һәм мин өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладык. Шунысы кызыклы – әлеге бәйгедә җиңүчеләрнең дүртесе Наласадан! Мин “Мәсәл” номинациясендә чыгыш ясадым, улым Әнвәр Мөхетдинов прозадан өзек укыды. Бездән тыш язучы Гүзәл Әдһәм һәм Г.Камал исемендәге академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин (алар да чыгышлары белән Наласадан) үз номинацияләрендә беренче урынны алдылар, – диде Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җидегән чишмә” Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Әле күптән түгел генә әтиле-уллы Мөхетдиновлар Магнитогорск шәһәрендә үткән “Туган тел” онлайн-бәйгесендә беренче урынны (икесе дә) алганнар иде. Рамил татарча китап укучыларның дөньякүләм онлайн марафонында катнашып, Татнетны үстерү фонды дипломы белән бүләкләнде, “Китап” тавышы” проекты финалисты (“Китап” радиосы үткәргән, тагын анда районнан бер ул гына) һәм әдәби марафон финалисты (әдәби марафонда 21 көн катнашкан һәр кеше финалист була) булган.

Рамил Мөхетдиновның аһәңле тавышы, чыннан да, сокланырлык,  сәхнәгә чыккач бөтен залны, Сабантуйларда мәйданнарны гөрләтә. Андый көчле, матур тавыш сирәк кешеләргә генә биреләдер, минемчә. Менә хәзер улы Әнвәр әтисеннән үрнәк алып, сәхнәләрдән чыгышлар ясый, бәйгеләрдә урыннар яулый. Әлегә ул Наласа урта мәктәбендә укый. Киләчәктә кем булыр бу асыл егет? Анысын вакыт күрсәтер. Әмма май чүлмәге тышыннан билгеле, дигән мәкальдән чыгып фикер йөртсәк, Наласа данын күтәрәчәк әле ул. Уңышлар телик егеткә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X