erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәмлектә көч: Арчаның Нәкыйп Сафин урамында күршеләр җыелып агач утыртты

Нәкыйп Сафин урамындагы балалар мәйданчыгы тирәсен яшелләндерүгә якын-тирәдә яшәүчеләр үз өлешләрен кертте.

Арчаның Нәкыйп Сафин урамындагы элеккеге ташлы урын бүген матурлыгы, чисталыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Биредә урнаштырылган балалар мәйданчыгы сабыйлар тавышыннан гөр килеп тора. Иң кызыгы шунда, әлеге мәйданчык та, андагы чисталык та – барысы да шушы тирәлектә яшәүчеләрнең үз көчләре белән булдырылган. Кемдер каяндыр килеп эшләп биргәнне көтеп ятмый бу тирәдә яшәүчеләр. Материалларын да юнәтәләр, үзләре үк көрәк тотып, чокырын да казый, баганасын да утырта, чисталыгын да саклый. Мәйданчык Нәкыйп Сафин урамында урнашкан дип саналса да, анда Курсави, Гомәр Бәширов урамнарының шушы ягында яшәүчеләр дә бергәләшеп эшли.

Шушы күршеләр тырышлыгы белән элек таш яткан урын бүген “ялт” итеп тора. Бу тирәдә йортлар салып чыккач, бергә җыелып сөйләшәләр дә, биредә балалар мәйданчыгы ясарга кирәк, дигән уртак фикергә киләләр алар. WhatsApp челтәрендә үзләренең төркемен булдырып, шунда яңалыкларны, тәкъдимнәрне язып баралар. Балаларга уйнарга урын булсын, балалар да дус, тату булып, матурлыкны күреп үссеннәр дип тырыша биредә яшәүчеләр.

Кемнәрдер агач материаллары белән, кемнәрдер эретеп ябыштыру, ком кайтарту кебек эшләрдә ярдәм итсә, калган барлык физик эшне күршеләр күмәкләшеп эшли. Быел исә бөтен урам халкы исеменнән район башлыгы Илшат Нуриевка шушы мәйданчыкны рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Район башлыгы әлеге тәкъдимне хуплый һәм мәйданчык муниципаль җирләр исәбенә кертелә. Хәзер биредә яшәүчеләр мәйданчыкны тагын да киңәйтеп, олыларга да, балаларга җыела торган зур парк эшләргә уйлый.

Бүген алар, бердәм булып, мәйданчыкның  буеннан буена агач утыртып чыкты. 30 төп чыршы һәм 30 төп юкәне күз ачып йомганчы утыртып бетерде күршеләр. Уен-көлке, шаян сүз белән эшнең узганын сизмәделәр дә. Агачларны китерткән Арча урман хуҗалыгы һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймовка рәхмәтле алар. “Бердәмлектә көч, – диләр агач утыртучылар. – Бер генә кешегә боларны утыртып чыгу авыр булыр иде. Безнең максат та бит бердәм булу, үзебез яшәгән тирәлекне матурлау. Әлеге мәйданчык безне берләштерде. Балаларга да рәхәт, алар шау-гөр килеп уйнаганда безгә дә күңелле”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җәй көне балалар өчен уеннар белән кечкенә Сабантуй да оештырырга уйласалар, кышын мәйданчыкның нәкъ уртасына зур чыршы куеп, аны утлар куеп бизәргә җыена ару белмәс күршеләр. Шулай ук балалар өчен тау, шугалак та ясау аларның хыялында.

“Читтән килеп эшләгәнне көтеп тормыйбыз, җыелабыз да, чыгып эшлибез, – диләр алар. – Безнең тәкъдимнәрне хуплаган район хакимиятенә рәхмәт”.

Мәйданчыкта агач утырту – ул эш кенә түгел, балаларга матур үрнәк күрсәтү, ааларны табигатькә якынайту да. Иң мөһиме, күршеләр утырткан агачлар үсеп китсен, алар янәшәсенә яңалары өстәлсен. Тирә-юньдәгеләр дә әлеге агачларны саклап торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X