erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безне берләштерә торган вакыт

Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында Арча яшьләре үз теләкләре белән инициатив төркем төзегән.

Атна башында әлеге төркемгә кергән егетләр һәм кызлар “Арча” радиосында булып китте. Форсаттан файдаланып без дә аларга сорауларыбызны бирдек һәм җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. Алар көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга чакыра.

Безнең дә танышларыбыз, дусларыбызның, бөтенләй белмәгән-күрмәгән кешеләрнең балалары (алар да бүген үзебезнекеләр кебек якын) да мобилизацияләнде. Шуңа бу тема күпләргә якын һәм берәүнең дә күңеле ярдәм кулы сузмыйча тынычлана алмаячак. Дөрес, комментарийларга күз салсаң, төрле фикерләр ишетергә була. Бу мәҗбүри эш түгел, йөрәк кушканны үтәү.

Түбән Атыдан Зөлфәт Кадыйров оештырган бу төркемдә волонтерлар Алинә Латыйпова (декрет ялында, аның да ире мобилизацияләнгән), Алинә Гыйлаҗиева (Арчада чәчтараш, беркемем дә мобилизация буенча чакырылмады, ди),  Юлия Гайнетдинова. Нәкъ менә алар “Арча” радиосына килеп үз фикерләрен, планнарын халыкка җиткерделәр. Шулай ук Гөлназ Фәйзиева, Алия Нигъмәтҗанова, Руслан Әһлиев та волонтерлар рәтендә.

Нәрсә өчен оештырылган соң бу инициатив төркем һәм ул нәрсәне күз алдында тота? Әйдәгез, волонтерларның үзләренә сүз бирик.

Алинә Латыйпова: Төркем мобилизация башланган көннән оешты. Сәбәбе – мобилизациягә эләккән егетләребезгә гуманитар ярдәм оештыру, кирәк-яраклар җыю. Ватсапта ике төркем бар иде. Ирем Азат киткәч, миңа шуңа кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә башладылар. Уйладым-уйладым да, тагын бер төркем ясадым. Чөнки мобилизацияләнеп китү кисәк кенә булды бит. Кичтән повестка китерәләр, иртән алып китәләр. Ул арада нәрсә генә җыеп өлгерәсең? Ярты көндә төркемдә 500 кеше туп-ланды. Хәзерге вакытта дүрт ватсап төркеме эшли. Булышырга теләүчеләр артканнан-арта. Руслан Әһлиев белән элемтәгә кереп, акча күчерергә теләүчеләр өчен аның счет номерын бирдек. Район хакимиятенә, хәрби комиссариатка чыктык. Хакимияттә безгә әйбер җыю өчен урын бирделәр. Кем ничек булыша ала? Аеруча нәрсә кирәклеге турында ватсап төркемнәрендә мәгълүматлар язылган. Булышырга теләгән бер генә кешене дә кире какмыйбыз.

Алинә Гыйлаҗиева: Мин бер атна бу төркемдә. Күрдем дә, катнашырга булдым. Беркемем дә мобилизацияләнмәде. Тик башкалар да безнекеләр, якташларыбыз! Дуслар, райондашларыбызга ярдәм кулы сузасым килде. Һәм сезне дә шуңа чакырам. Нәрсә кирәк, тиешле әйберләрне бирәләр бит, диючеләр дә бар.  Әйе, бирәләр. Тик алда кыш. Һәм алар тузмый да тормый. Запас әйбер зыян итми. Хөрмәтле райондашлар, ярдәм кулы сузуыгызны сорыйбыз. Районда бар кеше дә кечкенә генә булса да үз өлешен кертсә, яхшы булыр иде. Алып килгән әйберләрегез югалмый, язып барыла. Акча күчерергә теләүчеләргә счет номерларын бирәбез. Алар ватсаптагы төркемнәрдә дә бар. Колхоз рәисләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә ярдәм кулы сузса, бик рәхмәтле булыр идек.

– Алинә, нәрсәләр кирәк була соң монда?

– Термокием, су үтми торган перчаткалар, җылы шапкалар, оекбашлар, юеш салфеткалар, спиртлы салфеткалар, бактерияләргә каршы пластырьлар, тампоннар  – кыскасы, шундый шартларда нәрсә кирәген күз алдына китерү кыен түгел һәм исемлеге төркемебездә бар.

Зөлфәт Кадыйров: Кайбер гаиләләрдә берсеннән-берсе кечкенә 2-3 бала кала. Андый әйберләр сатып алырга мөмкинлекләре юк. Аннан төрле хәлле гаиләләр бар. Бу – авыр чакта безне берләштерә торган вакыт. Бөтенебез бергә булсак кына кыенлыктан җиңел чыга алачакбыз. Ватсапта шундый фикеремне белдергән идем. Апаз мәктәбеннән Гөлназ Фәйзиева беренчеләрдән булып кабул итте. Чаллыда яшәүче Арча кызы Алия Нигъмәтҗанова элемтәгә чыкты. Район башлыгы да ирләре мобилизацияләнеп киткән гаиләләргә ярдәм итәргә теләвебезне хуплады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Зөлфәт, әйбер белән ярдәм итү уңайлымы, әллә акчалатамы?

– Акчага аптечкаларны һәм башка кирәк-яракларны үзебез сатып алабыз. Халык белешеп, сорашып тора. Без әйтәбез. Ярдәм булса, нинди дә ярый.

Зөлфәттән кайберәүләр: “Нигә син үзең китмисең”, – дип тә сорыйлар икән. “Мин армия сафларында хезмәт иттем. Башта Сыктывкарда, аннан Санкт-Петербургта. Инженер гаскәрләрдә, сапер. Әлегә чакырмадылар, повестка килсә, китәм”, – диде ул. Ә бүген ярдәм күрсәтү буенча үз өлешемне кертә торам. Һәм бу эшне үземнең гражданлык бурычым, дип саныйм.

– Бу әйберләрне кая китерергә кирәк?

– Иң беренче чиратта кирәк әйберләрне Арча хакимиятенең гаражына тапшырырга мөмкин. Һәр көнне иртәнге 8 сәгать белән кичке 5 сәгать аралыгында кеше булачак. 

Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

2202 2032 5819 0588 Сбербанк картасы номерына күчерергә мөмкин, шулай ук 79625562525 номерына ялганган, СБП бар, Аглиев Руслан Алиханович исеменә.

Игътибар! Фәкать шушы бер генә счет,  безнең исемнән башка номерга, счетка күчерүегезне сорыйлар икән, димәк, бу мошенниклар!

Һәм шушы  мәгълүматны башкаларга да таратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X