erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген хәл итеп калыгыз

Бүген социаль җыелмалардан файдаланыргамы, әллә акчасын алыргамы -- хәл итү өчен соңгы көн.

Киләсе ел өчен сүз бара. Ел да шулай. 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк. Инвалидларга, сугыш ветераннарына дәүләт тарафыннан бушлай дарулардан, санаторийлар, транспортта йөрү каралган. Бу социаль җыелмалардан файдаланасың килмәсә, аңа каралган акчасын аласың. Табиблар акчасына кызыкмаска кушалар. Нәрсә булмас! Менә әле яңа гына район үзәк хастаханәсе терапевты Эльвира Хәкимҗанова белән сөйләштек.

-Бу мәсьәләне уңай хәл итәргә кирәк, - дип киңәш итте Эльвира Рауфәлевна. - Акчасына кызыкмаска. Гадәттә инвалидлар, сугыш ветераннарының хроник авырулары була. Ә хроник авырулы кешеләр даими рәвештә дарулар белән дәваланып тора. Хәл катлауланып та китәргә мөмкин. Финанс яктан кыен хәлдә калмас өчен социаль җыелмалардан файдаланудан баш тартмаска кирәк. Әгәр дә баш тарткан булсалар, пенсия фондына, МФЦга килеп яки электрон челтәрләрдәге дәүләт хезмәтләре аша бу мәсьәләне уңай хәл итәргә яки социаль җыелмалардан файдалану турында хәбәр итәргә кирәк.

Бүген соңгы көн. Әле кичке сәгать 5кә кадәр вакыт бар. Өлгерәсез!

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X