erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фермерларны Интернет аша сатарга өйрәтәләр

Узган атнада Арчада фермерларны һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне үзләре җитештергән товарларны Интернет аша сату буенча укулар узды. Аны “Маркетплейс. Җиңел” электрон сату үзәге оештырды. Укуда Арча, Әтнә, Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан килгән фермерлар катнашты.

Бүген Интернет аша сату – зур үсеш ала торган өлкә. Моны үзенең чыгышында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов билгеләп үтте.

“Бүген без бирегә Интернет аша сатуның нинди мөмкинлекләр ачуын күрсәтү өчен җыелдык, – диде ул. – Ел саен Интернет аша сату күләме арта бара. Мәсәлән, узган ел бөтен Россия буенча Интернет аша 10 триллион сумлык продукция сатылган. 2020 ел белән чагыштырганда үсеш 50 процент тәшкил итә”.

Электрон сату үзәгеннән килгән Айдар Идрисов төрле маркетплейсларга, электрон мәйданчыкларга чыгу турында сөйләде. Ул аларның күп төрле булуын билгеләп үтте, иң популярларына аерым тукталды. Озон, Вайлдберрис, КазаньЭкспресс кебек киң кулланыла торган мәйданчыкларга күзәтү ясады ул. Казылык, чәк-чәк, чәйләр, бодай, хәтта ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын Интернет аша сатып булуын, мисаллар китереп, сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан без Арчада Интернет аша сату тәҗрибәсе булган шәхси эшмәкәр Ильяс Адаманов белән очраштык. Ильяс кондитер эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә. Арча станциясендә үзенең пекарнясы бар. Кибетләр өчен камыр ризыклары, тортлар пешерәләр. Интернет аша сатуның киң үсеш алуын күргәч, бу юнәлештә дә эшләп карарга уйлый. Үз брендын булдырып, арахис пасталары җитештерә башлый. “Интернетта сату белән быелның гыйнвар аенда шөгыльләнә башладым, – дип сөйли Ильяс Адаманов. – Махсус дәресләр сатып алдым. Бу эш белән күбрәк идарәчем Илсинә Минһаҗева шөгыльләнә. Ул укыган арада үзебезнең бренд астында арахис пасталары җитештерү, этикеткалар, бизәлеш өстендә эшләдек”. “Товар өчен карточкалар тутыруга күп вакыт китте, – дип сүзгә кушылды Илсинә Минһаҗева. – Сыйфатлы фотолар ясарга, продукцияне тулы итеп тасвирларга кирәк. Продукцияне Казанга илтеп бирәбез. Безнең продукциянең саклау вакыты 9 айдан 12 айга кадәр. Товарны сатып бетерергә тырышырга кирәк. Югыйсә, кире кайтару бик озак вакытны ала һәм кыйммәткә төшә. Реклама бирүдән башлап, төрле вариантларны кулланырга мөмкин”.

Җитди итеп эшләсәң, Интернет аша сатуны файдалы, дип саный Ильяс Адаманов. Әлеге мәйданчыкларда сату итү өчен юридик зат, шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X