erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фоторәсемдә – тарих

Әлеге фоторәсемне Урта Курса авылында яшәүче Сәүбән абый Шаһниев биргән иде.

Сулда аның әтисе Габделхак абый. Ул Корайван авылында төзелгән “Кызыл тау” колхозының беренче рәисләренең берсе. Газета төпләнмәләрен карап утырганда әлеге колхозның алдынгылар рәтендә булуын күрәсең. Дәүләткә  ашлык сату планнарын арттырып үтәгәннәр, хезмәт көненә иң күп икмәкне дә алар биргән. Агач утырту, органик ашлама әзерләү, кар тоту һ.б. буенча да алда “Кызыл тау”. Габделхак абый мин белгәндә кибетче иде, өйләре янгач Урта Курсага күченделәр.

Авылыбыз заманында балта осталары белән данлыклы иде. Шәриф, Шәйдулла, Минхәер Вафиннар, Сәфәр Сафин һ.б. Корайванда гына түгел, күрше-тирә авылларда да бик күп йортлар салган кешеләр. Әлеге рәсемдә Шәриф абый белән Минхәер абый янәшә утыралар. Алардан соң – Вәгыйз абый Шәмсетдинов. Ул итекчеләр авылы – Курса-Почмактан, Корайвандагы туганнары Хапса апаларда үсте, ул да итек басты. Соңрак Сарай-Чокырчага күченделәр. Уңда иң кырыйда – Мөдәрис абый Вафин. Нинди эш кушсалар – шуны башкарды, Тәнзилә апа белән 8 бала үстерделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алар барысы да бакый дөньяда инде, урыннары оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре тарих

2
X