erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбыз Фәрит Минхәеровның яңа китабы чыкты

Ул «Минем томышымда туризм» дип атала.

Озак еллар педагогия көллиятендә укыткан якташыбыз Фәрит Минхәеровны райондашларыбыз туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак белә. Ул күп еллар педагогия көллиятендә укытты, туризм буенча тренер булып эшләде. Аның кул астында шөгыльләнгән укучылар республика гына түгел, бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулый. 25 тапкыр призер, 5 тапкыр Россия чемпионы була алар. Ул тренерлык иткән чорда районда туризм чәчәк ата. Туризм өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен “Профессор” исеме, чаңгы туризмы буенча Россия чемпионнары әзерләгән өчен бирелгән “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” исеме, күпсанлы күкрәк билгеләре белән бүләкләнүе – Фәрит Фәт-хиевичның тренерлык эшчәнлегенә зур бәя. Ә тренерның горурлыгы – ул аның юлын дәвам итүче укучылары. Алар бүген бөтен республика буенча таралган.

Бу көннәрдә якташыбыз безнең белән тагын бер шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Аның “Минем тормышымда туризм” исемле китабы басылып чыкты. Бу китабында автор туризм белән шөгыльләнүчеләргә үзенең 50 еллык  тәҗрибәсе турында сөйли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Мин районда туризм торышының 50 ел дәверендә нинди булганы турында китап яазрга булдым. Үзем ничек күрдем һәм ничек тойдым – шулай яздым”, – дип яза ул китапның кереш өлешендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X