erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел ялларының соңгы көннәрендә нинди һава торышы көтелә?
Арча яңалыклары

Яңа ел ялларының соңгы көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Аномаль салкыннар көтелә.

7 гыйнварда Татарстанда аномаль салкын, аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -21..-26˚, аязганда -29˚, көндез -16..-21˚, төньяк районнарда -25˚ градус. Юлларда бозлавык.

8 гыйнварда Татарстанда аномаль салкын, аязучан-болытлы һава торышы саклана. Явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28˚, аязганда -31˚, көндез -18..-23˚ градус. Юлларда бозлавык.

 


Нет комментариев