erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәр авылында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең якыннары өчен шашка ярышы узды
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авылында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең якыннары өчен шашка ярышы узды

Яңа Кенәр авылы җирлегендә эшләп килүче волонтерлар төркемнәре тарафыннан һәрдаим төрле хәйрия чаралар оештырылып тора

Узган атнада волонтерлар Гөлнур Гайнуллина, Фәния Шәрәфиева, Зөлфия Вафина авылның балалар иҗат йортында шашка ярышлары уздырды. Биредә махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең әти-әниләре, туганнары катнашты. Ярышларның хөкемдары Ашытбаш авылыннан танылган шахмат-шашка остасы Сөләйман Галиуллин иде.

Чара иҗат йортында эшләп килүче «Ләйсән» бию төркеменең матур биюләре белән башланды. 

Чарада барысы 10 уенчы катнашты һәм барысы да истәлекле бүләкләр белән кайтып китте.

«Бик мавыктыргыч, дусларча шашка уеннары бирегә килүчеләр өчен ял сәгатьләре булды. Ярышларны оештыруның максаты яу кырыннан газизләрен көтүчеләргә карата игътибар һәм ихтирам күрсәтү иде» , – диде махсус хәрби операциядә  хезмәт итүче Реваль Вафинның әнисе Зөлфия ханым. 

Ярышлар ахырында Яңа Кенәр авылында үз кафесын ачучы Гөлнур Сафина тарафыннан чәй өстәле оештырылган иде. Катнашучылар тәмле ризыклар һәм җылы чәй белән сыйландылар.

 


Нет комментариев