erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ике бура югалган, кушлавычлар алып киткән...

Ветеран педагог Шафигулла Гариповяза.

Әй, бу тормыш дигәннәрең, адәм баласын кайларда гына йөртми. Олыгая барган саен уйланып утырасың да, ис-акылың китә. Утар Аты урта мәктәбендә укытып киткәннән соң, унбиш елдан кабат бу тирәләрдә йөрисең, үзең укыткан укучыларың белән якыннан аралашып яшисең  бар әле дисәләр, һич ышанмаган булыр идем. Тормыш баскычларындагы үзгәрешләр бөтенләй уйламаганда була диләр бит, нәкъ тә шулай икәненә яши-яши инанасың.  

  Арча эшчеләр бистәсенең  өченче мәктәбендә  алты ел директор булып эшләдем, шул вакытта  район Советына депутат итеп сайладылар. 1992 елның 25 июнендә узган сессиядә район Советы рәисе Вагыйз Минһаҗев тәкъдиме белән мине  халык депутатларының  Арча  район Советы рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар. Авыл советларының эшчәнлеге, район Советына, РФның Дәүләт Думасына һәм ТРның Дәүләт Советына безнең районнан сайланган депутатлар белән элемтә тоту, ярдәм итү, сессияләр оештыру, даими комиссияләр утырышлары, сайлауларны әйтәсе дә юк, гомүмән, аңлатып булмый  торган, күзгә күренми торган эшләр. Беренче көннән үк район хакимияте башлыгы  Вагыйз Васыйлович Әтнә ягындагы колхозларның эшенә җаваплы итеп, ягъни районнан вәкил була инде, билгеләп куйды. Ул минем белән аерым сөйләште, киңәш итеп, 1990 елның көзендә Әтнә аерым район буларак оешканда төзелгән Тукай исемендәге колхозда ешрак булырга  кирәклеген әйтте. Менә  шулай җайлап кына мин авыл хуҗалыгы, андагы ел буе, бертуктаусыз хезмәт итүчеләр белән таныша башладым. Алары турында киләсе язмаларымда...

   Быел, 2026 ел, Габдулла Тукайның юбилей елы. Шул уңайдан, бераз алгарак китеп булса да, моннан 30 ел элек Кушлавыч авылында булган вакыйгалар турында яза башлыйм әле.  1996 елның 24 маенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла  Тукайның туган авылында музей ачу тантанасы булды. Бу бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев  белән язучылар, республика һәм район җитәкчеләре, матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре,  әдәбият сөючеләр, Кушлавыч, Иске Җөлби һәм тирә як авыллардан  килүчеләр катнашты. Гомәр Бәширов, Ринат Харис, Роберт Миңнуллин,  Флера Гыйззәтуллина, Әнәс Галиев, Башкортстаннан Наҗар Нәҗми, җырчы Фәридә Кудашева һәм башкалар бу тантананың кадерле кунаклары булдылар. Ул көнне алар музей белән таныштылар, Тукай бюсты янында булып чәчәкләр куйдылар, Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф каберен карадылар. Ә аннан соң Тукай Кырлайга юнәлделәр. Тагын бер атнадан Кушлавычта яңа төзелгән мәчет ачылды, аны төзүдә авыл халкы бик теләп катнашты. Музей бинасы янында гына  урнашкан мәчет авылга ямь биреп, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынып Кушлавычка килүче һәркемне каршы алып тора, тагын килегез дип озатып кала. 

    Әйдәгез, ннде музейның төзелү тарихын барлый башлыйк. Тукаевлар гаиләсе музей-йортын төзү вакытында миңа  үз вазыйфам  буенча да, район хәкимятеннән беркетелгән вәкил буларак та, Кушлавычта еш булырга туры килде.  Сүземне 1991-1999 елларда район мәдәният бүлеген җитәкләгән Рафил Җамалиев фикере белән башлыйм. “Районыбызда Габдулла Тукайның тууына 110 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек эшләре бара. Билгеле инде, Яңа Кырлай да  кызу эш кайный. Язучылар, зур кунаклар киләсе. Тукайның туган авылын  һаман читтә калдыралар. Бер очрашу вакытында мин бу фикеремне мәдәният министры урынбасары Мөҗип  Таҗи улы Низамиевка әйтеп карадым. Ул үзе дә борчылып йөри икән. Фикерләребез туры килгәч, без бик озаклап сөйләштек. Ул  Кушлавычта музей төзү планын ясап, мәдәният министры Марсель Мәзгар улы Таишев янына килеп кара әле, бергәләп кереп сөйләшербез, дип ышандырды”, – дип искә ала ул.

    Менә шул сөйләшүдән соң Рафил Җамалиев бу хыялны тормышка ашыру юлларын эзли башлый. Ул вакыттагы район башкама комитеты рәисенең  социаль мәсьәләләр  буеча урынбасары Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов һәм “Тукай” колхозы рәисе Ринат Габделфәрт улы Фәйзиев белән Кушлавыч авылында булачак музей турында фикер алышалар. Алар икесе дә бу тәкъдимне хуплыйлар, ә инде колхоз рәисе бигрәк тә канатлана. Әгәр ризалык бирсәләр дип, төзергә мөмкин булган урыннарны да карап куялар. Министр районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесен, урынбасары Мөҗип Низамиевны игътибар блән тыңлаганнан соң, дөрес, Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта һәркем кызыксынып карарлык музей булырга тиеш дигән нәтиҗә ясый. Һәм, иң мөһиме мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез дип ышандыра. Арчаларга шул гына кирәк, калганын үзләре  башкарып чыга инде алар.

     Казаннан белгечләр килеп төшә, музейның проектлары, кирәкле докуметлар эшләнә. Министр кушуы буенча ул шул кадәр кыска срокларда  оештырыла. Колхоз рәисе Ринат Фәйзиев аларга тиешле ярдәмен күрсәтә, алып кайту, яшәп тору һәм туклану өчен шартлар тудыру өчен зур тырышлык куя. Проект буенча музей өчен агачтан ике зур бура кирәк булачагы билгеле була. Кушлавыч авыл советы рәисе Гөлфия Равил кызы Шаһиева белән Ринат Фәйзиев Арча урман хуҗалыгына юнәләләр. 1989 елдан бирле эшләгән тәҗрибәле  директор Алмас Әмин улы Назиров аларның зур хыяллар белән йөрүләрен хуплый, Тукай урманчылыгына  барып карарга куша. Менә бит урман хуҗалыгының  бу бүлекчәсе дә Тукай исемен йөртә дип хисләнеп киткән Гөлфия белән Ринат  ике зур бура күреп алалар. Алар бу сокланып туймаслык буралар музей өчен дип уйлыйлар. Тиз генә кире Кушлавычка кайтып, бөтен булган техниканы туплап, ир-егетләрне алып барып, бураларны алып та кайталар һәм яңадан өйдереп тә куялар. Күз алдына китерсәң, мондый эшне кызулыгы белән дан тоткан Ринат Фәйзиев кына булдыра, ай кызу иде ул.

   Минем дә хәтердә әле, иң кызыгы икенче көнне иртән башланды. Район администрациясендә ыгы-зыгы башланды. Тукай урманчылыгыннан килгәннәр, ике бура югалган, Кушлавычлар алып киткәннәр,  дип баралар. Район хакимяте башлыгы Вагыйз Васыйл улы Минһаҗев гаеплеләрне чакырырга дип күрсәтмә бирде. Килгәч тә минем кабинетка керделәр. Билгеле инде, авыл советы рәисе ачыклап бетерик дип әйтеп караган. Эшнең ничек булганын аңладык инде, ләкин төзәтеп булмый. Тыныч кына тыңлап торыгыз, бер ягы булыр әле дидем дә, бергәләп Вагыйз Васыйлович хөкемен тыңларга кердек. Иң берече сорау Гөлфия Равилевнага булды, син бар идеңме анда? Әйе ,без бергә идек.  Шунан соң, Шәфигулла Зәйнуллович, безнең авыл советы рәисләре законнарны белми мәллә, ник өйрәтмисез, дип мине тәрбияләп алды. Син нәрсә,  Ринат, урмандагы бураларны колхозыңныкы дип уйладыңмы әллә? Ялгыш булды, гафу итегез инде, нәрсә әйтсәгез шуны эшлибез дип акланып алды Ринат Фәйзиев. Бу сөйләшү турында  озаклап язып булыр иде, бу кабинетта еш  булган кешеләр әңгәмәнең ничек барганын күз алдына китерә инде. Ә бураларны эзләп килгән хуҗаларның таләбе бер, кире урынына илтеп куйсыннар. Алар музей өчен түгел иде дип баралар. Вагыйз Васыйлович укучы бала кебек кенә кеп-кечкенә буйлы Гөлфиягә, башын иеп торган авылдашы Ринатка бик озак карап торды. Һәр бүрәнәгә номер суккан авыл советы рәисен, тизрәк булыгыз дип егетләргә булышып йөргән колхоз рәисен күз алдына китердеме шунда, нишләтергә дә белмичә, ну сезне дип көлеп куйды. “Ярар, бураларга тимик,  Кушлавычта  калсын, халык язучысы Габдулла Тукайга бүләгегез булыр, тагын яңаларын бурарсыз, урманда агач бетмәгән. Ә сез, сыйфатлы итеп эшләтеп, музейны вакытында ачарлык итегез”,– дип сүзен тәмамлады  Вагыйз Минһаҗев. Менә шулай егетләр, бер эш тә җиңел генә бармый. Аларның башында торучыларны, оештыручыларны онытмаска, җае чыкканда күңелләребездә яңартып алырга кирәк,  дип уйлыйм.      (Дәвамы бар)

                        Шәфигулла Гарипов,

ветеран укытучы.

 фото 24 май, 1996 ел.                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре