erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илназ Гарипов Хәсәншәехкә үзе укыган мәктәпкә очрашуга кайтты

“Йөрәгемә шифа була, кайтсам Хәсәншәехкә”

 

Хәсәншәех авылын беренче күргән кешеләр аның төзеклегенә, матурлыгына игътибар итәләр. Урамга түре белән салынган биек йортлар, бизәкле капка-коймалар, өй түрендә чәчәккә күмелгән бакчалар бу йортта яшәүчеләрнең тырыш, шөгыльле һәм матурлыкка омтылган кешеләр булуы турында сөйли. Ә матурлыкка омтылган, аны аңлаган кешеләр җырлы-моңлы була, диләр. Монысы да хактыр, чөнки Хәсәншәехта үскән егетләр гармун, музыкага тартыла.

Шундый егетләрнең берсе – бүгенге көндә татар эстрадасында лаеклы урынын тапкан Илназ Гарипов бүген узенең яраткан Хәсәншәех мәктәбенә кунакта килде. Һәркем  өчен дә бик файдалы, мавыктыргыч, тәрбияви җылы очрашу булды ул. Илназ талантлы яшь җырчы гына түгел, күпкырлы шәхес буларак ачылды.  Илназның максатчан, яңалыклар белән кызыксынучан, тырыш булуын белсәк тә, бүген без аңа яңадан сокланмый кала алмадык. Төрле уен коралларында уйнавы белән укучылар күңеленә бер үтеп керсә, гаҗәеп фокуслары белән тагын таң калдырды. Боларга өстәп,  Илназның тирән фикерле булуы, аек акыл белән эш итә белүе, вакыйгаларга дөрес бәя биреп, укучыларга файдалы киңәшләр әйтүе, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүе – болар барысы да авылдашыбызның чын ир-егет булуын раслады. Илназ һәр мавыгуын әйткән саен, балаларга Интернеттан файдалы, кирәкле мәгълүматны эзләгез, өйрәнегез, анда барысы да аңлаешлы диде. Алдыгызга максатлар куеп яшәгез, эзләнегез, тырышыгыз, бервакытта да куркып, тукталып калмагыз дип өстәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуда Илназ мәктәп белән бәйле хатирәләрен яңартты, беренче укытучысы Энҗе Габдуллаяновна, класс җитәкчеләре Эльфира Дилфатовна, Фәния Таһировна, Илназ  белән бергә эшләгән, конкурсларга әзерләгән педагог-оештыручы Тәнзилә Габдрахмановналарга ихлас рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен теләде. Үз чиратында Фәния Таһировна да укучысының аралашучан, актив булуын, укытучыларга булган хөрмәтен җылы итеп искә алды, аның белән бәйле куңелле вакыйгаларны да бәян итте. Мәктәп директоры Шамил Вилович Илназның кечкенәдән сәләтле булуын, тормышта үз юлын табуына, гади авыл егетенең үз тырышлыгы белән профессиональ артист дәрәҗәсенә күтәрелүенә соклануын белдерде.

Укучылар биргән сорауларга да яраткан җырчылары бик рәхәтләнеп җавап бирде, күңелле итеп аралашты. Аның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен күзәтеп, йотылып тыңлады балалар. Бүген Илназ аларның кумирына әйләнде. Ә инде укытучылар коллективы һәрвакыттагыча яшьләрнең уңганлыгына, булганлыгына, тәрбияле булуына куанып-сокланып, Илназга зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X