erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Интеллектуаль уенда укучылар Арча районы тарихын белүдә көч сынашты

25 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты кысаларында районның үзәк китапханәсендә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены узды.

Уенда 25 мәктәптән 50 укучы катнашты. Чараның тантаналы ачылышында "Мин Арча баласы" гимны яңгырады. Проектның җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин һәр катнашучыга рәхмәт  һәм мактау сүзләрен җиткерде. "Үткәнне белсәк кенә, без тарихи истәлекләрне саклап кала һәм башкаларны да моңа өнди алабыз. Арчаның тарихи үткәнен бездән соңгы буынга җиткерү - безнең бурыч", - диде ул. 

Катнашуларның җавапларын жюри әгъзалары бәяләде. Шәфигулла Гарипов жюри рәисе иде. Ул укучыларга тарихи фактлар һәм кызыклы истәлекләр сөйләде.

Әлеге чараны "Җидегән чишмә" халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов алып барды. Уен Арчаның истәлекле урыннары сурәтләнгән  пазллар җыюдан башланды. Алга таба җыелган рәсем буенча һәр команда үзенә исем уйлап тапты. “Тукай оныклары”, “Шүрәле”, “Туган як”, ”Яшьләр вокзалы”, “Арча даны” командалары тарихи белемнәрен сынап, үзара көч сынаштылар.

Интеллектуаль уен тарих, истәлекле урыннар, халык мәгърифәтчеләре, язучылар, география, мәдәният, Арча белән бәйле истәлекле вакыйгалар турында 20 сораудан торды. Шулай ук видеосораулар да яңгырады. Һәр дөрес җавап өчен баллар бирелде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

21 балл җыеп 1 урынны "Шүрәле" командасы яулады. 2 урынга "Туган як" һәм "Тукай оныклары" командалары лаек булды. ”Яшьләр вокзалы” - 3 урынны алучы команда. Барлык катнашучылар да "Мин Арча баласы" логтибы төшерелгән блокнотлар һәм ручкалар белән бүләкләнде. 

Җиңүчеләр "Мин Арча баласы" проектының 3 сезонын ябу кысаларында 2022 елның декабренең беренче яртысында булачак бүләкләү танатанасына чакырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X