erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайберәүләрнең җитезлегенә шаклар катасың, яшькә дә карамый...

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әгъзалары Арча стадионына җыелдылар. Көзге кросска.

Менә шулай алар балалар укытып, тәрбияләп кенә калмый, үзләрен спортта да сынап карый. Без инде аларны белеп бетердек. Кем яхшы йөгерә, кем чаңгыда элдертә, кем оста йөзә... Яшьләр өстәлә бара. Кайберәүләрнең җитезлегенә шаклар катасың, яшькә дә карамый...

 

Ярышларда барысы 47 башлангыч профсоюз оешмасыннан 198 кеше катнашты. Бу спартакиада кысаларында үткәрелүче 2022–2023 уку елында беренче ярышлар. Алар уку елы дәвамында булып торачак. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 40 яшькә һәм 40 яшьтән соң алып барылды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар (1 км)

1. Адилә Галәветдинова (Апаз мәктәбе)

2. Ләйсән Галимуллина (Арчаның 6нчы бакчасы)

3. Резедә Хәбибуллина (Арчаның 11нче бакчасы)

 

40 яшькә кадәрле ир-атлар (1 км)

1. Газинур Лотфуллин (Наласа мәктәбе)

2. Рәниф Нигъмәтҗанов (Носы)

3. Марат Фаязов (Апаз)

 

40 яшьтән соң хатын-кызлар (600 м)

1.Гүзәл Абдуллина (Арчаның 5нче гимназиясе)

2.Илфира Ибәтуллина (Арчаның 2нче мәктәбе)

3.Светлана Әхмәтҗанова (Арчаның 3нче мәктәбе-бакчасы)

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

40 яшьтән соң ир-атлар (600 м)

1.Рәдис Сәйфетдинов (Яңа Кишет мәктәбе)

2. Рифат Мөхәмәтсафин (Арчаның 3нче мәктәбе)

3. Хәйдәр Зәйнуллин (Кәче мәктәбе)

 

Хатын-кызлар эстафетасы (100 м + 200 м + 300 м + 400 м)

1.Арчаның 7нче балалар бакчасы.

2.Арчаның 6нчы бакчасы.

3.Арчаның 9нчы бакчасы.

 

Катнаш эстафета (хатын-кызлар – 100 м + ир-атлар – 200 м + хатын-кызлар – 300 м + ир-атлар – 400 м)

1.Апаз мәктәбе

2.Яңа Кенәр мәктәбе

3.Арчаның 2нче мәктәбе

 

     Иң мөһиме көне шәп булды. Районның мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәевка һәм Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Фәнил Һидиятуллинга ярышларны оештыруда булышканнары өчен рәхмәт әйтә. Көзге кросста районнан нибары бер мәктәп катнашмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X