erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Китапханәдә беренче сыйныф укучылары кунакта булды

Балалар серле хатка тап булдылар.

 Арча 1нче мәктәбенең 1 «А» сыйныф укучылары китапханәдә кунакта булды.  «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы» проекты кысаларында алар өчен мавыктыргыч чара үткәрелде.Ул Тукай әкиятләре нигезендә театральләштерелгән квест-уен формасында узды.

Балалар серле хатка тап булдылар. Кемдер шагыйрьнең китапларын урлап, урманга, елгага һәм аланга яшереп куйган. Уенда катнашучылар югалган әдәби хәзинәләрне коткарырга булдылар.

Юлда балалар Габдулла Тукай әкиятләрендәге геройлар -  Су Анасы, Шүрәле,  Кәҗә һәм Сарык белән очрашуты. Геройлар балаларның зирәклеген, җитезлеген һәм бердәмлеген төрле биремнәр белән тикшереп карады.

Үзләренең тапкырлыгы һәм бердәмлеге ярдәмендә балалар барлык сынауларны уңышлы үтәде һәм урланган китапларны кире китапханәгә кайтарды.

- Чара һәр катнашучыга шатлык, яңа тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Без үзебезнең кечкенә китап укучыларыбыз белән горурланабыз! - диде китапханә хезмәткәре Гөлназ Байкова.

Чыганак һәм фотолар: Арча үзәк балалар китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре