erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Көчле рухлылар һәм җылы йөрәклеләр очрашты

Махсус хәрби операция ветераннары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән бер көн үткәрде.

Алар “Өмет чыганагы“ балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янында булды һәм әтиләре, абыйлары махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән балалар белән аралашты. “Җиңү өчен!“ хәрби-патриотик уен биредә быел икенче тапкыр оештырыла. Узган ел сабыйлар күңелендә матур тәэсир калдырган үзенчәлекле һәм матур очрашуны кабатларга булганнар.

Табигать кочагында, Көнбатыш бистәсенең Күлтәси урамы башындагы аланлыкта үтте ул. Үзәк белгечләре аны “Нәфис“ хәйрия фондының махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм күрсәтү комитеты вәкилләре белән берлектә оештырды. Һәм ул гадәти очрашу гына булмады. Балалар өчен табигать кочагында поход һәм хәрби-патриотик уен элементлары белән үзенчәлекле һәм кызыклы чара үтте. Малайлар һәм кызлар сугыш кораллары белән таныштылар, чын автомат, пистолет, гранатомет, дронны (трофей) кулларына тотып, бронежилет, каска киеп карадылар, беренчел ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнделәр, стройда атладылар, төрле хәрби заданиеләр үтәделәр. Махсус хәрби операция ветераннары сөйләгәнне игътибар белән кызыксынып тыңлап, сораулар бирделәр. Хәрбиләр аларга командада эшләү, бер-береңә ярдәм итү, дуслык һәм үзара хөрмәтнең мөһимлеге турында да сөйләде.

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Соңыннан “Җиңү өчен!“ хәрби-патриотик уенда актив катнашкан өчен үзләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Табигатьтәге актив ял тәмле сый-нигъмәтләр белән тулыландырылды. Балалар өчен уха, коймак пеште, самоварда чәй кайнады, өстәлне тәм-том бизәде.

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Очрашуга хәрби хәрәкәтләр ветераннары МХОда катнашкан Арча егете Данил Фәттахов, Казаннан волонтер Рушан Сәлахов, “Добробат“ төркеме әгъзасы Иван Хомяков һәм башкалар килгән иде. Мондый очрашулар балаларга яңа хис-кичерешләр бүләк итеп кенә калмый, аларда дуслык, бердәмлек, ярдәмләшү кебек мөһим сыйфатларны да ныгыта. Ә ветераннарның ихлас аралашуы балалар өчен аеруча кадерле булды.

– Мондый очрашуларны без даими үткәрәбез. Ул балаларга хәрби хезмәтнең асылын аңлау өчен мөһим. Ә без аны мөмкин кадәр аңлаешлы итеп җиткерергә тырышабыз. Бу да патриотик тәрбиянең бер юнәлеше, – диде очрашуда катнашкан хәрбиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев