erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көрәш чемпионнарына – телевизор!

Быелгы Арча Сабантуенда көрәш буенча Россия чемпионнарын зурладылар. Мәйданга дәшеп, район башлыгы Илшат Нуриев котлап, үзләренә телевизорлар бүләк итте.

2024 елның көрәш буенча Россия чемпионнары менә кемнәр алар:

Ислам Искәндәров (2 тапкыр Россия чемпионы, Арча, тренеры Фәнил Һидиятуллин);

Әнгам Мөхетдинов (Наласа, тренеры Рәис Галиев);

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәнис Фәсхетдинов (Лесхоз, тренеры Илүс Әскәров);

Ильяс Искәндәров (Арча, тренеры Фәнил Һидиятуллин).

Искә төшереп үтик, быел 8-9 март көннәрендә Казанда “Ак барс” көрәш сараенда көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Менә шул ярышларда Татарстан җыелма командасы составында районыбыз егетләре көрәшеп, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар. Егетләрне һәм тренерларын чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев