erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көз дә җитте, яңгыр көтә-көтә.

Хуҗалыкларда күккә карый-карый көзге чәчүне дә төгәлләп киләләр. “Кырлай”, “Аю”, “Северный”, “Казанка”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә планлаштырган мәйданнарны чәчеп куйдылар инде.

Бар җирдә дә күккә карап кына йөрмиләр, билгеле. “Кичә генә Кенәр ягы хуҗалыклары басуларында йөреп кайттым, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – “Кызыл Яр” ширкәтендә пар җирләренә чәчелгән арыш матур гына тишелеп чыккан. Бу хуҗалыкта пар җирләре белән эшли беләләр. Узган ел да көзге чәчү вакыты шундый корылыкка туры килде бит. Пар җирләре булган хуҗалыкларда уңыш та яхшы булды”.

Арыш уңышы югары булган хуҗалыклар: “Кырлай” – 47 центнер, “Заря” – 46,4, “Северный” – 44,5, “Курса МТСы” – 44, “Ватан” – 43,7, “Казанка” – 42, “Кызыл Яр” – 41.

Пар җирләренә әһәмият бирмәгән хуҗалыкларда уңыш күпкә ким. Быел да: “Азык катнашмаларыннан соң чәчелгән басуларда орлыклар тишелми ята”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Әхмәт Хәкимҗанов чәчелгән басуларны яхшылап катокларга киңәш итә. “Туфракка һава кергәндә гөмбә авырулары тарала, – ди ул. – Шуңа күрә катоклау мөһим. Болай эшләгәндә авырулар да таралмый, дым да саклана”.

Шушы көннәрдә хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, бай тәҗрибәле агроном белән сөйләшергә туры килде. “Быел басуларны мөмкин кадәр сукалап калдырырга кирәк, – ди ул. – Чөнки дым юк дәрәҗәсендә, киләсе ел уңышы куркыныч астында. 1974 елда кар 28 декабрьдә төште, 1975 ел коры килде, уңыш түбән булды”.

Мәгълуматларны карадым, бу елны гектардан 8,2 центнер уңыш алынган...

Туфрак эшкәртүне дисклап чыгу белән эш бетте дип уйламаска кирәк, ди белгечләр. Тирәнәйтеп эшкәртү мөһим, чөнки каты җирдән язгы сулар да агып кына китәчәк.

Быел икмәк мулдан булды, дип артык масаерга ярамый. Аның кадере дә кимегән кебек, элеваторлар тулган, бәясе арзан, бар әйбер кыйммәтләнгәндә ашлык бәяләре кими, дигән зарларны ишетергә туры килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер елны элеваторлар арышны бөтенләй кабул итмәде, аңа игътибар кимеде, мәйданнары азайды. Берзаман терлеккә салам ашату искелек калдыгы, аларга печән генә ашатырга кирәк, дип сөйләнә башладылар. Саламны турату китте, басудап эскерт салуны тыйдылар.

2010 ел яхшы сабак бирде. Кишет сыерларының ачлыктан мөгерәве Арчага кадәр ишетелә иде. Саламны да күпме чыгымнар тотып, ерак җирләрдән өчәр көнгә бер генә кайтара алдылар...

Инде игеннәрне урып-җыюга килсәк, 8 сентябрьгә 96 процентка якын мәйданда суктырылды. Бер гектардан уртача уңыш – 39,3 центнер.

Сентябрьдә бар халык икенче икмәк – бәрәңге басуында булыр иде. Хәзер әнә рес-публика бәрәңгесенең өчтән берен үстерүче “Кырлай” ширкәте басуларында  да биш комбайн эшли, башка кеше күрмәссең.

– Уңыш әйбәт, – ди 2011 елдан бирле бәрәңге комбайнында эшләүче  Фидәрис Зарипов. – Тәүлек буе алабыз, төнге сменада улым Ильяс эшли.

Су сибеп үстерсәләр дә, корылыкның зәхмәте монда да сизелә. Бәрәңге белән бергә кәсәнке дә кайта, аны кул белән дә араларга туры килә.

Хуҗалыклар кукуруз урырга кереште. Урыны белән уңыш бик яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X