erid:2VtzquqpS7d
Күңелдә калырлык очрашу
Арча яңалыклары

Күңелдә калырлык очрашу

Тарих мәңгелек

15 нче февраль  әфганчылар һәм сугышчы интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Ташкичү авылы китапханәсендә  "Җиңү йөзләрдә һәм вакыйгаларда» дигән кичә узган. 
Анда мәктәп коллективы, укучылар да катнашкан. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары чакырылган. 

- Ветераннар укучыларны кызыксындырган барлык сорауларына тулы җәвап бирделәр. Җыр-моң, шигырь юллары һәм хәтирәләр белән үрелеп барган кичә күңелләргә кереп калды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Илләребездә, күңелләребездә мәңге тынычлык булсын,  – ди Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев