erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелне күрергә күп кирәкми

Узган җомгада Арчаның үзәк стадионында күрмәүче, начар күрүче, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен күңел ачу чарасы узды.

Мондый чара бездә әле беренче тапкыр оештырыла. Әмма башлангычы түгел. Узган ел шундый җыен Балтач районында үткән. “Безнең җәмгыять Арча, Балтач, Әтнә, Биектау районнарында яшәүче күрмәүчеләр, начар күрүчеләрне берләштерә.

“Әтнә районында нигездә өлкәннәр. Ә менә балтачлар бик актив. Алар бер генә чарадан да читтә калмый. Бу бәйрәмгә дә җыелышып килгәннәр”, – диде җәмгыять җитәкчесе урынбасары Ләйсән Зарипова.

– Мөмкинлекләрегез чикле булуга карамастан, сез авырлыклар алдында баш имисез. Сезнең өчен көн саен көрәш һәм сез күңел төшенкелегенә бирешмичә, шул көрәштә көн саен җиңеп чыгасыз. Мин сезгә чын күңелдән сокланам. Бу җыен сезнең өчен күңел ачу гына түгел, аралашу, проблемалары турында уртага салып сөйләшү, нәтиҗәләр чыгару чарасы да. Сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телим сезгә, – диде җыенга килүчеләрне сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина.

Әлеге чара эчтәлеге буенча чын сабантуйны хәтерләтте. Арча сәнгать мәктәбенең Альбина Фатыйхова җитәкчелегендәге “Күңелле балачак” вокаль ансамбле, аның солистлары, укытучысы Артур Хафизов аны җырлары белән күркәмләндерде. Үзәк китапханә, Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре башыннан ахырына кадәр шунда булып, төрле милли уеннар, спорт ярышлары оештырдылар. Аларның шундый җылы, матур итеп, уен-көлке белән алып барулары, һәр кешенең күңелен күрергә тырышулары

сокландырды.

Җыенга килгәннәр чүлмәк ваттылар, таяк тартыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, су ташу, кул көрәше үткәрелде. Һәрберсе уенда катнашырга тырышты, җиңгәненә сөенде, ә җиңелергә алып баручылар мөмкинлек бирмәде. Төрле сорауларга җавап бирүләр дә оештырылды. Бу викторина аеруча кызыклы үтте. Чөнки сораулары да, аларга җаваплар да юморга корылган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә һәр бәйге, ярышта катнашкан өчен бүләкләр бирелде. “Иң актив катнашучыны абсолют батыр итеп билгеләячәкбез”, – диде алып баручы Данис Гайфуллин. Балтачтан килгән кунаклар бик актив булып чыкты, әмма үзебезнекеләр дә сынатмады.

– Мондый чаралар үткәрү кирәк ул. Без күбебез олылар, ерак бара алмыйбыз. Менә үзем дә күзне бәйләп бүләк кисеп алу бәйгесендә катнаштым әле. Мин җәмгыять әгъзасы түгел. Җанатар буларак килдем. Шулай да күңел икенчеләнеп китте, – диде Гөлҗиһан ханым Сафина.

– Оешкан төстә үтә. Рәхмәт җитәкчеләргә, оештыручыларга. Күңелне күрү өчен күп кирәкми. Алга таба да шундый чараларны күрергә язсын, – диде Мирҗәмнән Мәрвән Гыйлманов.

Ул гармунда уйнап, яраткан җырын да башкарды.

Җыен гөрләп барды. Уйнадылар, ярыштылар һәм... сыйландылар да. Тәм-томнар белән чәй эчтеләр, пылау ашадылар. Күтәренке күңел белән таралдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X