erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кушлавыч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

Шахмат зирәкләр уены.

Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. 
Бүген мәктәбебездә шахмат зонасы ачу тантанасы булды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды бәйрәмебез.  Әлеге чарада  шахмат зонасын оештыруны башлап йөрүче Утар Аты җирле үзидарә җитәкчесе Мөхәммәтгалиева Альбина Газинур кызы катнашты. Ул: “Шахмат-җиңәргә, каршылыкларны җиңеп чыгарга һәм иң мөһим нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә торган фән ул”, - дип ассызыклады үз чыгышын. Әлеге зонаны оештыруда иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Шахматның безнең мәктәпләргә керүе бик күңелле. Без һәрвакыт актив спортка: көрәш, футбол, хоккейга игътибар бирәбез. Ә шахмат-ул интеллектуаль спорт. Бу уен уйларга мәҗбүр итә. Нәкъ менә бу тормышта һәрчак кирәк булачак. Шахмат уенары өчен почмак булдыруда оештыручы Утар Аты җирле үзидарә җитәкчесе Мөхәммәтгалиева Альбина Газинур кызына, иганәчеләр Әтнә районы "Затлы" кибетләр челтәре хуҗалары бертуган Гыйләҗев Рафис һәм Илнур Таһир улларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әюпова Рания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X