erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлеге минутларда Арчада Гагарин ярминкәсе гөрли

Ярминкә Җиңү паркы каршындагы мәйданда бара.

Әлеге минутларда Арчада Җиңү паркы каршындагы мәйданда Гагарин ярминкәсе гөрли. Иртән ярминкә белән район башлыгы Илшат Нуриев та танышып чыкты.

 Җыр-бию, күңелле музыка белән үрелеп бара ярминкә. Сатуда арзан бәядән бәрәңге, ашлык, печән, салам, орлыклар һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары бар.

 “Гагарин ярминкәсе быел Арчада беренче тапкыр үткәрелә, – ди “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов. – Киләчәктә ул бөтен республикага таралыр, дип уйлыйм. Ул бар халык өчен орлык бәрәңгесе әзерләргә вакыт, дигәнне аңлата. Ярминкәдә төрле сортлы, сыйфатлы орлык бәрәңгесе сатып алырга мөмкин”.

Гагарин ярминкәсенең орлык бәрәңгесенә нинди катнашы бар соң?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Аның артында легенда ята, – дип сөйли Хәлил Гайнетдинов. – 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин Самара өлкәсенең татарлар яшәгән Смеловка авылы янындагы басуга төшә. Ә бу вакытта Әнихәят апа үзенең оныгы 6 яшьлек Румия белән бәрәңге утырта.  “Әбекәй, кара, 2 баш төшә”, – ди шул вакыт Румия. Ике баш төшүе исә ике парашют төшүе белән аңлатыла. Аның берсендә Юрий Гагарин төшә, икенчесендә – төшү аппараты була. Әнихәят апа башта оныгының сүзләренә игътибар бирми. Аларга таба килүче кешене күргәч кенә ышана. Гагарин ярминкәсе белән орлык бәрәңгесенең бәйләнеше шунда”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X